Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Татарстанда тулаем үзеңне изоляцияләү тәртибе кертелде

Татарстан Республикасында коронавирусны кисәтү максатында ТР Министрлар Кабинеты карары белән 30 марттан үзеңне изоляцияләү тәртибе кертелде.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасында 2020 елның 30 мартыннан 65 яшьтән өлкән барлык гражданнар өчен тулысынча үзләрен изоляцияләү кагыйдәсе бар, үзеңне изоляцияләгән урыннан чыгарга киңәш ителми, бары тик гомереңә һәм сәламәтлегеңә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына. Тәтеш районындагы өлкән кешеләр азык-төлек һәм дарулар китерү өчен 2-63-13 телефоны буенча волонтерларны чакыра ала, шалтырату 8 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Моннан тыш, үзеңне изоляция­ләүнең әлеге тәртибе Татар­стан Республикасында яшәүче­ләрнең барысына да таратыла. 

РФ Президенты боерыгында имзаланган учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәт­кәрләрендә биналардан чыгу хокукы кала.

Үзеңне изоляцияләү тәртибе Россия территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыкланганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанда үзеңне изоля­ци­я­ләү тәртибен нигезле сә­бәпләрдән башка бозган гражданнар өчен штрафлар кулланылачак, аларга административ җәза чаралары кулланылачак. Үзеңне изоляцияләү тәртибен бозган очракта РФ Административ хокук бозу кодексының 6.3нче маддәсе буенча җаваплылык каралган (кешеләрнең санитар-эпиде­миология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозу).

Үзеңне изоляцияләү тәртибен бозучының гамәлләренә карата, әгәр чир йоктыруга һәм кешеләр үлеменә сәбәпче булса, җинаять җаваплылыгы башкарылачак.
Тәтеш районының Роспотребнадзор хезмәткәрләре полицейскийлар белән берлектә махсус рейдлар уздырачак һәм үзеңне изоляцияләү тәртибенең таләп­ләре ничек үтәлүен күзәтәчәк. 

Татарстанда 30 марттан муниципальара пассажирлар һәм багажлар ташу туктатылды. 
Чикләү чаралары коронавирус таралуга каршы хәрәкәт итү өчен кертелә.

ТР буенча йөкләр озату белән бәйле эшләр, шулай ук респуб­лика чикләреннән ары йөкләр ташу ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, оешма-озатучы тарафыннан бирелгән махсус белешмә булган вакытта тормышка ашырылачак.
Моның белән беррәттән такси хезмәте туктатылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев