Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Тәтеш районында ­коронавирустан вакцина ясау дәвам итә

Вакцина ясату өчен дүрт препарат кулланыла.

(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районында ­коронавирустан вакцина ясау дәвам итә.

–  Бүгенге көндә без халыкны коронавирустан вакциналаштыру өчен дүрт препарат кулланабыз: иң киң танылганы – “Спутник V” (“Гам-КОВИД-Вак”),  ­“Спутник Лайт” (I компонент), “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак”. Вакцинаның һәркайсы өчен рөхсәт ителми торган билгеләр – 18 яшькә кадәр җитмәү, яман шеш чире, хроник йогышлы авыруларның кискенләшүе. Теләсә нинди очракта да, вакцина ясатыр алдыннан табиб киңәше кирәк. Прививка ясату өчен шәһәр халкына – участок табибына, авылларда шәфкать туташына мөрәҗәгать итү зарур. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, ашыгыч медицина ярдәме станциясендә шулай ук тәүлек әйләнәсе вакцина ясала, – дип сөйләде Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Алмаз ­Юнысов.

Агымдагы елның 26 августына районыбызның 4654 кешесе беренче прививканы ясаткан, икенчесен – 4138 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев