Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын алты яңа очрак булды

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 273 очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 273 очрагы теркәлгән. Шулардан дүрт кеше республикадан читтә авырып кайткан, калганнары чирне авырулар белән аралашканда йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

273 очракның 177се Казанда ачыкланган, аннары зарарланучылар саны буенча Яшел Үзән районы тора – анда 29 кеше. Шулай ук Чаллы, Балтач, Арча районнарында 10ар кеше чирләгән. Моннан тыш, Тәтеш районында алты кеше авырый, Буа һәм Биектауда дүртәр, өчәр кеше Кукмара һәм Саба районнарында чир йоктырган. Апас, Югары Ослан, Лаеш районнарында икешәр, ә Әлки, Әлмәт, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарында берәр пациент булуы ачыкланган.

Шулай итеп, Татарстанда пандемия вакытында коронавирус 34 728 кешедә ачыкланган, аларның 27 406сы инде савыккан. Узган тәүлектә 183 кеше терелгән. 
Вакцинацияне 1 857 902 татарстанлы узды, 1 287 954 кеше икенче компонент белән прививка ясатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев