Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Тәтешле: Әлегә кадәр сәламәтләнә алмыйм...

КОВИД-19 белән авырган авыл кешесе Светлана үзенең кичерешләре белән ­уртаклашты.

(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
КОВИД-19 белән авырган авыл кешесе Светлана үзенең кичерешләре белән ­уртаклашты:

– Һәрвакытта иммунитетым көчле дип уйлап йөргән идем, һәм илебездә пандемия башлангач, организмым моны күтәрер, бу йогышлы чир мине читләтеп үтәр дип ышандым. 
Бервакыт ирем белән кунакка бардык, ә аларның башка өлкәдән килгән туганнары бар иде. Медицина хезмәткәрләре аралашуны мөмкин кадәр азайтырга кирәк, диләр, ә без тыңламыйбыз. Өченче көнне үк минем температурам 37,6га күтәрелде, ютәл барлыкка килде, туңдыра башлады. Мин салкын тиюгә сылтадым, район хастаханәсенә мөрәҗәгать иттем. Мине шунда ук компьютер томографиясенә, флюорографиягә җибәрделәр, ПЦР-тест ясадылар. Баксаң, үпкәләр 20 проценттан артык зарарланган булып чыкты. Мине шунда ук “кызыл зонага” салдылар. Бер карасаң проценты да әллә ни зур түгел иде, тик шулай да хәлем бик начар булды. Аннан мин рухи яктан төшенкелеккә бирелдем, хәлем тагын да начарланды, курку хисе башланды, үземне ялгыз, берәүгә дә кирәкмәүче итеп дип тойдым, югыйсә миңа медицина хезмәткәрләре дә, палатадагы күршеләрем дә ярдәм иттеләр, ахыры начар тәмамланыр дип уйладым.
Тыным кысылгач, мине кислород аппаратына тоташтырдылар: ул көчле тавыш чыгара, йоклап булмый, ял итәсе килә, берничек тә барып чыкмый, миндә чын-чынлап психоз башланды! Шулай да күпмедер вакыт узгач хәлем җиңеләйде, бераз булса да аппараттан башка сулый башладым. Аннары үземне кулга алдым, минем әле балалар үстерәсем бар дип көрәшергә булдым. Медицина хезмәткәрләре миңа ярдәм итте, әлбәттә, минем халәтемне һәрдаим тикшереп тордылар, анализлар, тикшеренүләр, игътибарлы мөнәсәбәт булды. Мин тернәкләнеп китә алдым. Шулай да, биш айдан артык вакыт үтсә дә, авыруның нәтиҗәләре әлегә кадәр үзен белгертеп тора. Кул-аякларны көзән җыера, баш әйләнә, күзләрнең күрүе, хәтер начарланды. Чәчләр коелуы да хафага сала. Ни дисәң дә мин бит инде хатын-кыз, чәчне буятырга, прическалар ясатырга һәрвакытта чәчтарашханәгә йөр­­дем, куе чәчем хәзер инде бик нык сирәгәйде. Әле тагын кинәт кенә шик-шөбһә биләп ала, әйтерсең лә ниндә дә булса тромб өзелер дә, мин үлеп китәрмен кебек тоела... Минем ничек итеп үлем белән тартышуымны, сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Якыннарыма үземнең кирәкле булуымны мин беләм, бик тә яшисем килә...
Хастаханәдән чыкканга тиз­дән ярты ел булачак, табиб бе­лән киңәшләшәчәкмен һәм һич­шиксез вакцина ясатачакмын. Миңа калса, икенче тапкыр ковид эләксә, мин моны күтәрә алмаячакмын кебек тоела. Мондый хәл була калса, прививка мине интегү-га­заплардан саклап калыр, дип өметләнәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев