Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады

Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хаста­ханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан ­прививка ясата ала.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Узган атнада Татарстанда коронавирустан күмәк рәвештә вакцина ясый башладылар.

Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хаста­ханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан ­прививка ясата ала.

Районда бүгенге көндә 80 кеше коронавирустан прививка ясатты. “КОВИД-19дан вакцинаны без узган елның декабрь ахырында ясый башладык. Медицина хезмәткәрләре прививканы беренчеләрдән булып ясаттылар. Вакцина ясатучыларда бүгенге көндә начар йогынтысы булган кичерешләр күзәтелми, алар үзләрен яхшы хис итәләр”, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының  амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары, гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкина.

Вакцина ясату өчен мәҗбүри төп шартлар – 18 яшьтән өлкән булу, хроник чирләрнең кискенләшмәве һәм аллергия булмау. Шуңа күрә, прививка ясатыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Тәтешлеләргә вакцина ясау өчен үзен инде нәтиҗәле буларак күрсәткән “Гам-КОВИД-Вак” (“Спутник V”) ике фазалы вакцинасы кулланыла.
“Прививканы үзем теләп ясатырга булдым, чөнки коронавирус – ул коточкыч, кайчакларда үлемгә дә китерә торган чир. Уку йортында, балалар белән эшлим: авырырга ярамый. Прививка ясату авырттырмый, аңардан соң миндә хәлсезлек булмады, үземне бик әйбәт хис итәм”, – дип уртаклашты шәһәрле ­Виталий Селюков.   

Прививка ясатырга теләүчеләр вакцина алдыннан гомумтәҗрибә табибына (терапевтка) кабул итүгә алдан язылып куярга тиешләр һәм табиб тикшерүеннән соң, прививка ясату өчен 8 сәгать 30 минуттан 15 сәгать 15 минутка кадәр 11нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар. Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.
фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев