Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә яшәүче: “Әмма яшәү теләге тагын да көчлерәк иде...”

    КОВИД-19 авыруы ки­чер­гән шәһәрле Сания Сәми­гуллина үзенең хис-­кичерешләре белән ­уртаклашты.

    (Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

    – Пандемия башлангач, куркыныч авыру минем гаиләмә дә кагылыр дип уйламадым. Без барлык куркынычсызлык чараларын да үтәдек, шулай да ун бала үстергән әниебезне сак­лап кала ­алмадык.

    Аннары мин дә авырдым, бу июнь аенда булды. Үзем генә җиңеп чыгармын дип уйладым, дарулар кабул иттем, алар булышмады, хәлем начарланды. Безнең хастаханәгә мөрәҗәгать иттем, мине Буага компьютер томографиясенә җибәрделәр, анда ул вакытка үп­кәләрнең инде 52 проценты зарарланганлыгы ачыкланды.

    Мине шунда ук “кызыл зона”га урнаштырдылар. Башта палатада мин берүзем генә  идем, аннары башка авыруларны да кертә башладылар,  өстәвенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында. Без бер гаилә булдык дисәк тә була, бер-беребезгә булыштык, борчылдык, ярдәм иттек. Бәхеткә, ул вакытта миңа очрашырга туры килгән кешеләрнең барысы да исән калды.

    Минем өчен иң куркынычы  һава җитмәү булды, бу турыда әле дә әрнеп искә алам. Тугыз көн кислород аппараты астында яттым. Башка нинди генә уйлар килмәде, нерв сис­темасы ягыннан өзлегүләр  дә булды. Әмма яшәү теләге тагын да көчлерәк иде... Һәм монда табиб­лар, медицина хезмәткәрләре ярдәм итте, алар могҗиза булсын өчен барысын да эшләделәр. Мин аларның тәкъдимнәрен  тайпылышсыз үтәдем, бераз үзем сулый башладым, ә бу алай ук җиңел түгел иде, һәм бу минем кечкенә генә, әмма тормыш өчен көрәштә зур җиңүем иде, аннары мин үзем ашый, йөри башладым. Ярдәмгә мохтаҗ кечкенә бала кебек, барысына да яңадан өйрәндем.

    Минем хәлем ике атнадан яхшырды, ә мине чыгарабыз дип әйткәч, шатлыгым эчемә сыймады, төне буе йокламадым. Өйгә кайткач еладым. Бәхет өчен күп тә кирәкми икән – бары тик суларга, йөрергә һәм туганнарыңны күрергә…

    Авыруның нәтиҗәләре әле дә үзен сиздерсә дә, мин көрәшәм. Медицина күр­сәткечләре буенча әлегә ми­ңа прививка ясатырга ярамый, вакыты җиткәч, мин аны һич­шиксез ясатачакмын, хәзер мин бу чир турында ишетеп кенә белмим һәм минем белән булган хәлләрне берәүгә дә кичерергә теләмим. Табиблар әйтүенчә, без барыбыз да авыраячакбыз, әмма нәтиҗәсе мөһим – прививка ясатып инфекцияне җиңел формада кичерү яки якты дөньядан китү. Бу юлны һәркем үзе­ ­сайлый...
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: