Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Узган тәүлектә республиткада хастаханәгә юлланган коронавируслы пациентлар өч тапкыр арткан

Агымдагы елның 17 маена булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан алып республикада ковид йоктыруның 147 949 очрагы сакланган.

(Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары”).

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 короновирусы йоктыруның 183 очрагы (кичә – 184) ачыкланган. 69 пациент хастаханәдә дәвалана, бу кичәгегә (24 кеше) караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.

Агымдагы елның 17 маена булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан алып республикада ковид йоктыруның 147 949 очрагы сакланган. Татарстанда коронавирустан 143 100 кеше (узган тәүлектә – 365) терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, республикада 1991 кеше ковид корбаны булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uzgan-taulekta-tatarstanda-xastaxanaga-yullangan-koronavirusly-pacientlar-oc-tapkyr-artkan-5854678

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев