Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Вакцина сакланырга ярдәм итә

Быелгы җәйнең аномаль һава торышы, киләсе көз вируслы авырулар китереп ­чыгарырга мөмкин.

(Тәтеш, 3 август, “Тәтеш таңнары”). 

ТРның Роспотребнадзор идарә­се мәгълүматлары буенча, 2022 елның 2 августына Татарстан Рес­публикасында яңа ­коронавирус инфекциясенең арта баручы нә­тиҗәләре белән 153 941 очрагы теркәлгән. 

Сишәмбе көненә респуб­ликада яңа коронавирус инфек­циясенең 45 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барлык авыручылар да медицина күзәтүе астында торалар.

Халык телендә “кентавр” һәм “ниндзя” дип йөртелүче корона­вирусның яңа төрләре белән чирләү очраклары ачыкланган. Аларның рәсми атамалары: ВА.2.75  һәм ВА.5. Берсе Һиндстанда ачыкланган, икенчесе Көньяк Африка Республикасыннан кайткан.

– Яңаларына да, шулай ук “элекке” штаммнарга да вакцина ясату ярдәм итәчәк. Аеруча да, әгәр ревакцинация вакытында өченче һәм дүртенче доза ясатылган булса, – дип искә төшерә Тәтеш хас­таханәсенең эпидемиология мәсьә­ләлә­ре буенча баш табиб ­урынбасары Алмаз Юнысов. – Шуңа күрә илнең сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны прививка ясатырга өнди.

Барлык гражданнарга, бигрәк тә куркынычлылык төркемендәге затларга (өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә) шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлекләре начарланып киткән очракта өйдә торырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия номеры – 122.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев