Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Ялгыз пенсионерларга ярдәм итәчәкләр

65 яшьтән өлкән гражданнарга һәм хроник чирләре булган затларга 2020 елның 15 апреленә кадәр үз-үзләрен изоляцияләү тәртибенә күчү зарур.

 

(Тәтеш, 2 апрель, «Тәтеш таңнары»). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре коронавирус пандемиясе белән бәйле, ялгыз һәм берьялгызы яшәүче гражданнарны кирәкле ярдәм белән тәэмин итә.

65 яшьтән өлкән гражданнарга һәм хроник чирләре булган затларга 2020 елның 15 апреленә кадәр үз-үзләрен изоляцияләү тәртибенә күчү зарур. 

Исегезгә төшерик, волонтерлар тарафыннан азык-төлекләр бары тик ялгыз һәм берьялгызы яшәүче өлкән кешеләргә генә китерелә, ашамлыклар һәм дарулар сатып алу, коммуналь түләмнәрне түләү өлкән яшьтәге гражданинның акчасы хисабына башкарыла, беренчел кирәк-ярак азык-төлекләр, кагый­дә буларак, бер атнага китерелә һәм якындагы кибетләрдән сатып алына.

Кайнар линия телефоны – 2-63-13, эш көннәрендә 8дән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #айдадомой сидидома