Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне

Тәтеш районы хәрби комиссариаты чакырылышка кадәрге яшьләрне хезмәткә әзерләү һәм хәрби хезмәтнең абруен арттыру буенча зур эшләр башкара, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, запас­тагы хәрби хезмәткәрләрне социаль яклау белән бәйле бурычларны үти.

Тәтеш хәрби комиссариатында бүгенге көндә 10 кеше хезмәт куя. Соңгы берничә елда безнең хәрби комиссариат үз эшләрен оештыру буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариатлары арасында (үз төркемендә) алдынгы урынны били. 

–     Безнең районның хәрби комиссариат хезмәт­кәрләренә һөнәри бурычлардан тыш әле зур социаль җаваплылык – Россиянең булачак сакчыларын патриотик тәрбияләү йөкләнә. Һәм хәрби комиссариат коллективындагы һәркем хезмәтенә карата тугрылык, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, белем бирү оешмалары педагоглары белән берлектә куелган бурычларны яхшы итеп үти, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев