Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда яңа проектлар

Тәтеш ягы тарихы музее коллективы үзенең тарафдарлары белән бергә 2018 елгы туристлык сезонын уңышлы тәмамлавын тантаналы рәвештә билгеләп үтте.

(Тәтеш, 16 гыйнвар, «Тәтеш таннары»,  Инга СӘФӘРОВА  (автор фотосы)).  Тәтештә матур гадәт буенча уздырыла торган туристлык сезонын ябу көне иске яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелде. Быел бәйрәм туристлыкның яңа объекты – Балыкчылык тарихы музеенда булды.

Чараны район башлыгы Рәмис Сафиуллов ачып җибәреп, музей хезмәткәрләрен һәм аларның фикердәшләрен сезонны уңышлы тәмамлаулары белән котлады, туган як тарихын яратулары өчен рәхмәт белдерде, яңа сезонда тырышып эшләүләрен теләде һәм намуслы хезмәтләре өчен музей хезмәткәрләре Ольга Ляпченкова, Ольга Макарова, Кристина Угаровага Рәхмәт хатлары тапшырды. 2018 елгы туристлык сезонында эксурсия төркемнәрен оештыруда һәм тәэмин итүдә булышлык күрсәткәне өчен эшкуар Әсхәт Рәфыйков район башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.

Чарадагы кызыклы күренеш­ләр һәм күрсәтелгән фильм кунакларның күңелендә туристлык сезоны-2018нең иң матур, мавыктыргыч мизгелләрен тагын бер кат яңартты һәм рухи байлык өстәде. 

Районның гаҗәеп тарихы булган истәлекле урыннары республикабыз һәм илнең мәдәни киңлекләрендә һичшиксез уңышлы алгарыш ала (район хакимияте ярдәме белән). Тәтешлеләр һәм район кунакларының шәһәрдәге ике музейдагы истәлек дәфтәрләренә   язылган хис-кичерешләре, матур теләкләре, шулай ук саннар да, шул хакта сөйли. Музей директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Понедельникова гәҗит хәбәрчеләре белән узган сезон нәтиҗәләрен уртаклашты: “Бу сезонда тәтешлеләрнең активлыгы бик сөендерде, алар безгә кунакларны гына түгел, туганнарын да алып киләләр, тулы бер коллектив белән экскурсиягә йөриләр, димәк, бу яраткан районыбыз тарихына кызыксыну арта дигәнне аңлата. Зур булмаган бердәм коллективыбызның еллык эшчәнлек күрсәткечләре түбәндәгечә: үткән елда Тәтеш районына килгән туристларның саны 55200 кешене тәшкил итте, су юлы белән килүчеләр – 93, автобус турлары – 86 (2017 елда – 65). Чит ил туристларының саны артты (2017 ел – 3 процент, 2018 елда – туристларның гомуми исәбеннән 5 процент). Шулай ук туризм өлкәсе белән мавыгучы тәтешлеләрнең дә саны күбәйде: 2017 елда 91 кеше булса, узган елда 103 кешегә кадәр. 16 судно компаниясе, 60тан артык туристлык фирмасы белән хезмәттәшлек иттек. Туристлык эшчәнлегеннән шулай ук табышлар да үсте – 2018 елда безнең тарафтан бюджеттан тыш акча 2017 елга караганда 27 процентка. Музей хезмәткәрләренең дә айлык уртача хезмәт хакы артты”. Наталья Геннадьевна әйтүенчә, четерекле мәсьәләләр дә бар, алар игътибар үзәгендә һәм чишелеш табуны хәл итүдә тора, бу – экскурсияне чит телдә алып баручыларның җитешмәве, ә 2019 ел навигациясенә Германиядән туристлар белән ике теплоход килү планлаштырыла; транспорт җитешмәү.

Алда 2019 ел сезоны һәм музейчыларны яңа проектларны, бурычларны тормышка ашыру көтә – яңа елда алар морза Молоствовлар утарын һәм аларның гаилә тарихын торгызуны дәвам итәргә ниятлиләр, балык музеенда интерактив тамашалар һәм яңа мәдәни программалар эшләнәчәк, мәдәни мирас объектлары территорияләрен төзекләндерү дәвам ителәчәк. Туристлык фирмалары һәм компания­ләре вәкилләре белән ике яклы очрашу нәтиҗәләре буенча, киләсе навигациянең алдан ук төзелгән графигында музей коллективын инде 110 судно килүе көтә, бу туристларның кече ватаныбызның тарихына зур кызыксынучанлыкларын һәм Тәтеш ягы тарихы музее коллективы тарафыннан бик оста итеп оештырылган театральләштерелгән экскурсия программаларының мөһимлеген тагын бер кат раслый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев