Алсу ничек итеп белемле кулланучы булырга кирәклеген белә
Анда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара, быел олимпиадага 14 779 укучы гариза биргән.
(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Лейсан Мантова).Олы Тархан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алсу Хәярова кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче булды.
Анда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара, быел олимпиадага 14 779
укучы гариза биргән. Интеллектуаль турнир августтан октябрьгә кадәр читтән торып узган.
– Олимпиада турында мин 5нче сыйныфта укыганда белдем. Ул чакта без анда катнаша алмадык, әмма өлкән сыйныф укучыларыннан алар ничек әзерләнүләре, бүләкләү тантанасын күрүләре турында еш ишеттем, – дип уртаклаша Алсу. – Һәр елны, 8 сыйныфтан башлап, без – катнашучылар – бергә җыелып, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законны өйрәндек. Быел да узган еллардагы кебек үк шөгыльләндек: безне Расих Интал улы (Шагаев – мәктәп директоры. – Автор искәрмәсе.) әзерләде, аның белән бергә без законнарны сайладык, мәкаләләрне карадык, төрле хәлләрне һәм аларны чишү юлларын күзалладык. Җентекле әзерлек нәтиҗәсендә безнең күбебез олимпиада-тестның беренче этабын уңышлы узды. Икенче этапта мин “Экспертиза, кулланучылар хокукларын яклау ысулы” темасына эссе яздым. Үзебезнең тормышта булган очрак турында сөйләдем, анда “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законны (бу безнең автомобильнең ватылуы иде) белүнең кирәге чыкты. Өченче этапка үтүемне белгәч, мине хис-тойгылар дулкыны биләп алды. Мин аңа тырышып әзерләнә башладым. Һәм каникуллар вакытында онлайн-конференция башланды, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әгъзалары катнашты. Шушы көнне 10 катнашучы иде, этап 3 көн үткәрелде. Конференция алдыннан бик нык дулкынландым, әмма миңа сораулар бирә башлагач, хафалануны тынычлык алыштырды. Бер атнадан мин нәтиҗәне белдем... Бу әйтеп бетергесез хисләр ташкыны булды. Әле тагын, ничектер берәрсен буташтырмадылармы икән, дигән ниндидер шик-шөбһә дә булды. Олимпиаданы узган вакытта миңа укытучылар, сыйныфташлар, гаиләм ярдәм итте. Өметләрне аклавыма шатмын. Әгәр җентекләп әзерләнмәгән булсам, бернәрсә дә барып чыкмас иде, дип уйлыйм. Олимпиадада шулай ук киләсе елга да катнашырга ниятлим.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Олы Тархан авылы мәктәбе укучылары әлеге олимпиадада күп еллар дәвамында актив катнашалар һәм кулланучылар белемен югары дәрәҗәдә күрсәтәләр.
фотоны Алсу Хаярова бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев