Ана булу – ул бәхет
Көн темасы

Ана булу – ул бәхет

Хатын-кызлар тормышында балалар үсеп килә торган зур, тату гаиләң булудан да зур бәхет юк, дип саный Олы Тарханнан Айсылу Дульдиева.

(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы).  Ул 23 ел инде үзенең туган ягы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Хезмәттәшләре Айсылу Ингел кызын аның пөхтәлек һәм тәртип яратуын билгеләп үтеп,  аны яхшы кеше һәм квалификацияле хезмәткәр буларак хөрмәт итә. 

“Үземнең һөнәремне бик яратам, балалар белән эшләргә яратам”, – ди язмабыз герое.

Алар ире Ирек белән бер сыйныфта укыган, аннары нык, тату гаилә корганнар, тормышларын ямьләп өч балалары якты дөньяга туган. Уллары Алмаз белән Раил буй җиткәннәр, югары белем алганнар, кечесе Ранил 4нче сыйныфта укый. 

“Балаларыбыз үзләренең башлангычлары, уңышлары белән сөендерүләре һәм бәхетле булулары безнең өчен иң мөһиме булып тора”, – дип бер-берсен кабатлыйлар ир белән хатын. Үзенең хезмәте белән мәшгуль булуына да карамастан (Ирек Рифкать улы МЧС системасында хезмәт итә), алар балаларына бертигез игътибар һәм вакытны бүлеп бирергә тырыша. “Иремнең холык сыйфатлары ярдәмендә улларым, бернәрсәгә дә карамастан һәрчак кеше булып калырга, игелек кылыр­га һәм ярдәм кирәк кешегә булышлык күрсәтергә тырышыр­га, теләсә нинди хәлдә дә намуслы һәм гадел булып калырга кирәклеген аңлыйлар, – дип уртаклаша Айсылу Ингел кызы. – Ирем аларны җитди, әдәп­ле, үзләренең сүзләре, гамәлләре өчен җавап тотарга, биргән вәгъдәләрен үтәргә өйрәтте. Мин, үз чиратымда, балаларда өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә мәхәббәт тәрбияләдем. Балаларым үзләре теләгән кебек, һөнәрләрендә уңышларга ирешсеннәр, яхшы гаилә корсыннар өчен, аларның тормышта барысы да җайлы гына барсын иде, дип хыялланам. Балаларыбызны тәрбияләргә ярдәм иткән безнең әбиләргә һәм бабайларга рәхмәт. Әни булу – ул зур бәхет, аны бернәрсә белән дә ­чагыштырып булмый”.
 


Нет комментариев