Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы: нәрсә өчен сарыф итәргә?

Гәҗит укучыларыбызның сорауларына РПФның Тәтеш районы идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА җавап бирә.

(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары»). Гәҗит укучыларыбызның сорауларына РПФның Тәтеш районы идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА җавап бирә.

– Айлык түләүләр рәсмиләштергәндә 2019 елдан нәрсәләр үзгәрде?

– Түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның ­2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез һәм 2019 елда 8896 сум тәшкил итә. Әгәр 2019 елда гаиләнең һәрбер әгъзасына табыш 14034 сумнан кимрәк тәшкил итсә, пенсия фондына барырга һәм ана капиталы акчасыннан айлык түләүләргә гариза язарга мөмкин. Айлык түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен, түләүләр билгеләү турындагы гаризаны сабый туган көннән 6 ай дәвамында бирергә була, акча шушы көннән алып үткән барлык вакытны кертеп түләнә. Гариза биргәч 6 айдан соң, мөрәҗәгать ителгән көннән, түләү билгеләнә.

– Әлеге түләүне узган елда рәсмиләштергән гаиләләр аны нинди күләмдә алачаклар?

– Истә тотарга кирәк, 2018 елда гариза биргән гаиләләрнең айлык түләүләр күләме 8490 сум булып саклана. Әмма бер ел үткәч, акча алу турындагы яңа гариза бирер өчен,  РПФның клиентлар хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә кабаттан мөрәҗәгать итәргә кирәк, аннан соң түләү күләме 8896 сумга үзгәрәчәк.

– Районыбызда яшәүче гаиләләр өчен ана капиталы акчасын тотуда иң киң таралган юнәлеш нинди?

– Үткән елны безнең Идарә тарафыннан 53 дәүләт сертификаты бирелде һәм капитал акчасын файдалануга 101 гариза кабул ителде. Торак шартларын яхшырту ана капиталы акчасын сарыф итүгә иң киң таралган юнәлеш булып кала. Райондагы гаиләләрнең 80 проценттан артыгы капитал акчасын әлеге юнәлеш буенча кулланырга карар итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев