Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылда яшәүчеләр өчен клуб – мәдәни учак, ял урыны булып тора

Тәтеш районында дәүләт программаларын тормышка ашыру ярдәмендә зур эшләр башкарылды: социаль әһәмияттәге мәдәният, спорт һәм башка объектлар ремонтлана, яңалары төзелә.

(Тәтеш, 5 апрель, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районда яшәүче авыл кешеләре өчен соңгы берничә ел эчендә җиде мәдәният йорты
төзелде.

Бакырчы, Олы Тормы, Олы Шәмәк, Башчы, Жуково, Чинчурино, Кече Әтрәч авылларында төзелгән яңа мәдәният йортлары аралашу һәм бергәләп ял итү өчен уңайлы мәйданчыкка әверелде. 

“Районыбыз авылларында яңа мәдәният йортлары ачу авыл кешеләре өчен дә, барлык мәдәният хезмәткәрләре өчен дә – бик мөһим вакыйга. 

Аларда яхшы тормыш сыйфатын тәэмин итү, мәдәни кыйммәтләрне һәм кешеләрнең үзләрен иҗади яктан тормышка ашыру мөмкинлеге өчен барлык шартлар  булдырылды”, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сия­кин. Хәзер авыл халкы чаралар уздыра, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен җылы, якты һәм иркен биналарда тормышка ашыра. Хезмәт күрсәтү сыйфаты үзгәрде, берләшмәләр, студияләр, кызыксынулар буенча яңа түгәрәкләрнең исәбе артты. 

Жуково авылы мәдәният йорты.

Олы Тормы авылы мәдәният йорты.

Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты.

Башчы авылы мәдәният йорты.

Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты.

Чинчурино авылы мәдәният йорты.

Бакырчы авылы мәдәният йорты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев