Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар мәктәп яны лагерьларында ял иттеләр

Агымдагы елның 1 июненнән 14 июленә кадәр Тәтеш шәһәренең 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, татар һәм Тоншерма урта мәктәпләре базасында мәктәп яны лагерьларында 1-5нче сыйныфларда белем алучы 225 укучы ял итте.

(Тәтеш, 29 июль, "Тәтеш таннары", Елена Калашникова). 

Мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыруның төп формасы  булып көндезге сәламәтләндерү лагерьлары тора: мәктәп яны лагерьлары, 
хезмәт һәм ял лагерьлары.

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча традицион компания быел 1 июньдә – Балаларны як­лау көнендә ­башланды.

Агымдагы елның 1 июненнән 14 июленә кадәр Тәтеш шәһәренең 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, татар һәм Тоншерма урта мәктәпләре базасында мәктәп яны лагерьларында 1-5нче сыйныфларда белем алучы 225 укучы ял итте.

– Һәр лагерьда эш билгеле программа нигезендә оештырылган иде. Һәр белем бирү учреждениесе кадрлар потенциалын, матди тәэмин ителешне, укучыларның теләкләрен исәпкә алып эшчәнлекнең юнәлешен һәм рә­вешен мөстәкыйль билгеләде. Белем бирү, сәламәтләндерү һәм тәрбия эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: патриотик, спорт-сәламәтләндерү, сәнгать-эстетик, экологик, рухи-әхлакый, профилактик һәм башкалар, – дип билгеләп үтәләр район башкарма комитетының мәгариф бүлеге белгечләре.

Тәтеш шәһәренең 1нче һәм 2нче урта мәк­тәпләрендә һәм татар урта мәктәбендә эшләп килгән ял хезмәте лагерьларында 14 яшьтән олырак булган 120 бала ял итте. Әлеге лагерьларның эш максаты булып яшүсмерләрдә хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, балаларның инициа­тивасын, коммуникатив сәләтләрен, аларның иҗади ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен үстерү булды.

– Хезмәт һәм ял лагерьлары программалары хезмәт һәм ял итү чаралары бергә үрелеп барсын өчен эшләнде. Балалар мәктәп территорияләрен төзекләндерү белән шө­гыльләнделәр, биналарны ремонтлауда кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр, мәктәп яны участокларында эшләделәр, шәһәр предприятиеләренә экс­курсияләр ясадылар, – диләр район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә.

Июль – җәй экваторы, димәк, көндезге сәла­мәтләндерү лагерьлары үз эшләрен төгәлләсә дә, каникуллар дәвам итә. Һәм без, өлкәннәр, алар имин һәм файдалы үтсен өчен барысын да эшләргә тиеш.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X