Барлык объектлар бер сайтта
Көн темасы

Барлык объектлар бер сайтта

“Татарстандагы “Бердәм Россия” июнь башында “Фо­токонтроль. Илкүләм проект­лар-2019” дигән яңа акция башлануы турында игълан итте. Һәм инде 24 июньдә VMESTE.TATAR сайты эшләп китте, һәрбер кеше анда үзенең йорты белән янәшәдә нинди объектлар төзеләчәген күрә ала.

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова ).  “Татарстандагы “Бердәм Россия” июнь башында “Фо­токонтроль. Илкүләм проект­лар-2019” дигән яңа акция башлануы турында игълан итте. Һәм инде  24 июньдә VMESTE.TATAR сайты эшләп китте, һәрбер кеше анда үзенең йорты белән янәшәдә нинди объектлар төзеләчәген күрә ала. 

“Фотоконтроль. Илкүләм  проектлар-2019”  акциясе кысаларында булган (һәм булачак) яңа файдалы сервис барлык сурәтләрне бер урында җыярга өнди. 

Татарстанда 2019 – 2021 елларда илкүләм проект­ларны тормышка ашыруга 44,6 миллиард сум юнәлтеләчәк. Шулай итеп, республикада сәламәтлек саклауның 127 объектын яңартуга һәм төзүгә 5,7 миллиард сум юнәлтеләчәк, ә мәгарифнең 151 объектына, балалар бакчаларын исәпкә алмыйча, илкүләм проект­лар буенча 6 миллиард сум диярлек туры килә. Балалар бакчаларына килгәндә, аларның төзелешенә “Демография” дигән аерым илкүләм проект чыгарылган, анда 114 объектны яңарту һәм төзүгә гомуми бюджет белән 8,2 миллиард сум күрсәтелгән. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин болай дип билгеләп үтә:
– Безнең республикада социаль программаларны шундый киң колачлы итеп тормышка ашыру беркайчан да булганы юк иде – совет вакытында да, аннан соңгы елларда да. Шуның өстенә 44,6 миллиард сум – бу республикада илкүләм проектны тормышка ашыруның беренче этабы. Илкүләм проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә сумма киләсе елдан инде үсәчәк. Эш шунда ки, төбәкләр стартта чакта ук сорау күтәрделәр: эшләр исемлеген кешеләр теләге буенча киңәйтү мөмкинме? РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, мөмкин – өстәвенә инде 2020 елда, дип җавап бирде. Татарстанда “Бердәм Россия” нәкъ тә менә шуңа күрә республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольгә алуга кереште. 

Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру контроле буенча эшче төркем җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фиркасе әгъзасы Татьяна  Ларионова аңлатма бирә:
– Бу, беренчедән, бер урында “таптанып” торуларның кайдалыгын төгәл күрү өчен кирәк. Ә икенчедән, контроль һәрбер илкүләм проектның җирлекләр тормышына ничек йогынты ясавын аңлар – алга таба да кешеләргә зарури булган яңа объектлар илкүләм проектларга кертү өчен кирәк. Шуңа күрә без партиячеләргә генә түгел (алар республикада 128 мең кеше), ә Татарстанның барлык яшәүчесенә контрольгә актив кушылу үтенече белән мөрәҗәгать иттек: чөнки безгә алда нәкъ тә менә әлеге мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм спорт объектларын файдалану тора.  

“Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясенең идеясе гади: теләсә нинди кеше фоторәсемгә төшерә ала, мәсәлән, йорт янәшәсендә төзелә торган объектның атналык тәртиптәге күренешен. Сурәтләрне акцияне оештыручыларга np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Фото аннары VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк, анда теләге булган һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәрбер муниципаль районында илкүләм проектларның тормышка ашуы турындагы барлык мәгълүматны белә ала. 

Тәтеш районында 2019 елда Илкүләм проектларга түбәндәге проектлар керде:
      “Мәгариф” проекты – Олы Тархан һәм Алабирде урта мәктәпләренең уку кабинетларын ремонтлау;
     “Имин һәм сыйфатлы ­юллар” проекты – Апас – Тәтеш автоюлының Льяштән алып Тәтеш ягындагы юл участогының 1,91 чакрым озынлыктагы бер өлешен ремонтлау (әлеге объектны финанслау килешү стадиясендә);
     “Сәламәтлек саклау” проекты – “Тәтеш үзәк район хастаханәсе” ДАСУ (әлеге объектны финанслау килешү стадиясендә);
      “Мәдәният” проекты – район мәдәният йортын капиталь ремонтлау. 
 


Нет комментариев