Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Байрашта "Без бер гаилә булып яшибез" дип исемләнгән иҗат концерты үтте

Байраш авылы мәдәният йортында "Без бер гаиләдәй яшибез" дип исемләнгән милли мәдәният фестивале кысаларында кулланма сәнгать, халык иҗаты, милли ризыклар күргәзмәсе бизәлгән иде.

(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таңнары»). Байраш авыл мәдәният йортында "Без бер гаилә булып яшибез" дип исемләнгән иҗат концерты бер тында, гөрләп үтте.

Анда күңелләргә үтеп керерлек бик матур җырлар, гармун моңнары яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар һәркемнең чыгышын көчле алкышларга күмде.

"Мондый талантлы авылдашларыбыз булганда җирлегебез яши, сынатмый. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Чынлап та, без бер гаиләдәй яшибез", - диде Байраш авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев