Тәтештә, район мәдәният йортында, педагогларны – һөнәри осталык бәйгеләренең район этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.
(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары», Юлия Калинина, автор фотосы). Тәтештә, район мәдәният йортында, педагогларны – һөнәри осталык бәйгеләренең район этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.
– Безнең районда белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерү буенча зур эш алып барыла, без үзебезнең районның педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләренең һәм аларның шәкертләренең казанышлары белән горурланабыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 28 педагогына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловның Рәхмәте һәм бүләкләре тапшырылды.
– Район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүче педагоглардан башка белем бирүнең сыйфатын күтәрү мөмкин түгел. Һәр һөнәри осталык конкурсы педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
“Россиянең ел укытучысы – 2021” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында төрле номинацияләрдә Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Микушева Марина Зефировна;
Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Хөснетдинова Эльвира Рафаил кызы җиңүчеләр булдылар.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы җиңүче булды.
“Ел тәрбиячесе – 2021” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Гурьянова Марина Леонидовна танылды.
“Кеше тәрбияләү” республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында төрле номинацияләрдә Тәтеш кадет интернат-мәктәбе педагогы Загфаров Наил Вил улы; Тәтештәге 1нче мәктәп педагогы Лазарева Людмила Николаевна җиңүчеләр булдылар.
“Педагог-психолог – 2021” республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Фирсова Ирина Васильевна танылды.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабында төрле номинацияләрдә балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Глотова Галина Геннадьевна, Осипова Анна Владимировна, Горбунова Елена Петровна җиңүчеләр булдылар.
Һөнәри осталык бәйгеләренең зона этаплары җиңүчеләре Марина Микушева, Марина Гурьянова һәм Румия Шәйхетдинова безнең районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәкләр.
Шулай ук һөнәри конкурслар призерлары – районның мәгариф учреждениеләре укытучылары да бүләкләнде.
Нет комментариев