Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буыннарга истәлек калдырырга

Урюм авылындагы мордва мәдәнияте һәм авыл тарихы музее фондында өч меңнән артык экспонат исәпләнә.

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова, фото музей архивыннан). Ни гаҗәп, авыл китапханәсенең бер бүлмәсендә көнкүреш әйберләре һәм фотосурәтләр, милли киемнәр һәм эш кирәк-ярак­лары җыелган, алар хакыйкатьтәге тарихи кыйммәтләрне 
күрсәтә.

Музейның оешуы һәм эшләве – әйдәп баручы китапханәче Тамара Куркованың гаять зур хезмәте. Ул аны ачу алды вакытлары хакында ләззәтләнеп сөйләде. Үзем рус булсам да, миңа мордва халкының тарихы һәрвакытта кызыклы булды. Йорт буенча йөрдем, чормалардан эзләдем. Ул чакта күп нәрсәләр табарга туры килде, әмма мин туку станогы турында хыялландым. Җирлектә яшәүчедә аның сакланып калганлыгын белдем, ул аны бары тик бер машина утынга гына бирергә ризалашты, – дип елмаеп искә төшерә әңгәмәдәшебез. – Алырга килдек, ә станок түбәсе җимерелгән сарайда булып чыкты, әле тагын сүтелгән килеш. Кәефем кырылды, җыя алмабыз, дип уйладым”. 

Шулай да “техника” җайланмасы белән таныш булган урюмлылар ярдәм иткән. Туку станогы хәзер музейның гомуми экспозициясендә бик күркәм булып утыра, ә Тамара ­Михайловна аны кыйммәтле экспонатларның берсе дип саный.

Музей 2004 елда Урюмда узган республикакүләм мордва мәдәнияте фестивале вакытында тантаналы рәвештә ачыла. Мәртәбәле кунакларны экспонатлар төрлелеге һәм Тамара Михайловна башкарган зур хезмәт белән сокландыра. 

Музейдагы экспозиция­ләрнең бер өлеше Бөек Ватан сугышына һәм колхоз тарихына багыш­лана. “Авыл кешеләре килә, альбомнарны карый, үзләрен, туганнарын, таныш­ларын эзлиләр, алар кызыксыналар”, – ди Тамара ­Михайловна.

Музейга килүчеләр узган гасыр башында Пролей-Кашада яшәүчеләрнең көнкүреше турында сөйләүче антиквар әйберләр белән дә таныша ала. 

Музей фонды бүгенге көнгә кадәр тулылана: авыл кешеләре гаилә реликвияләре, фоторәсемнәр белән бик еш бүлешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев