Тәтешлеләр үзләренең тормышында 1 май бәйрәме ничек булганлыгы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Җиһанда – апрель, безнең яшәештә – үз-үзеңне изоляцияләү атналары, ә өстәлдәге вазада тирәк ботагы җәй исләрен таратып яфрак ярып утыра... Ә бит тиздән май, димәк, 1 май бәйрәме, хезмәт кешеләренең берләшү бәйрәме җитә, дип уйлап куйдым мин! Һәм шулчакны хатирәләр чолгап алды... Беренче май демонстрациясе! Дуслар, хезмәттәшләр белән кулга-кул тотынып, бәйрәмчә бер сафка тезелеп атлавы ничек күңелле иде! Барысы да матур итеп киенгәннәр, кулларда транспарантлар, кызыл төстәге әләмнәр, төрле шарлар, яшел яфрак ярган каен ботаклары. Сафлар матуррак күренсен өчен, шул ботакларга ак кәгазьдән ясалган чәчәкләр дә ябыштырдык – бу “алмагач чәчәк атуын” хәтерләтте. Һәркемнең күңеле шат. Урамда тормышчан, күтәренке рухтагы көй яңгырый, аңа кушылып җырлыйсы, барасы килә. Ә кемдер җырлап җибәрсә, аңа барысы да кушыла. Трибунадан предприятие коллективларының сәламләү сүзләрен ишетү кәефләрне күтәрә. Хезмәт казанышлары исәпләп үтелә һәм, үзеңнең зур, бердәм, ышанычлы, бик тә кирәкле икәнлегеңне тоюдан шатлык хисләре биләп ала. Гаҗәеп тойгылар... Менә нәрсәләрне искә алдым мин апрель кичләренең берсендә тирәк ботагына карап.
Наталья Дубкова
Әбием Лариса Михайловна Дианова миңа шәһәрдә, авылларда яшәүчеләрнең 1 майда ничек итеп демонстрациягә чыгулары хакында сөйләде. Һавага ак күгәрченнәр очырганнар. Сафка тезелгән кешеләр трибуна яныннан атлаганда диктор “УРА!” дип кычкырган һәм бар халык күтәреп алган: “УРА-А-А-А!” Әбием сөйләвенчә, беренче майда әле тагын башка шәһәрләрдән туганнары, институтта бергә укыган студентлар кайткан. Әгәр инде кем дә булса үзенең дустын бәйрәмдә күрергә теләсә, алар һичшиксез очрашкан.
Алиса Никитина, 1нче мәктәп
Балачакта ничек итеп беренче майга гаиләбез, шулай ук бөтен тату урамыбыз белән бергәләп әзерләнгән чакларны хәтерлим. Ул вакытта йортларда 5-8әр бала иде. Тәрәзәләрне юалар, пәрдәләрне алыштыралар, барысы да ялт итеп тора. Ә өлкәннәр бәйрәм көненә чәчәкләр ясый. Беренче майда бөтен урамга кызыл әләмнәр эләләр. Күршебезнең кәчтүменә медальләр, орденнар тагып, алар кояш яктысында балкып җемелдиләр иде, иртәдән үк гармунда уйнавын хәтерлим әле. Безне матур итеп киендерәләр, сафта йөрергә алалар. Әти мине җилкәсенә утырта, аны муеныннан кысып кочаклыйм һәм үземне зур кеше итеп тоя идем.
Нет комментариев