Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Долгая Полянада ачык һавада спектакль булды

“Утарның мәдәни мохите: ишегалдыннан салонга кадәр” дигән чаралар комплексы кысаларында РФ Мәдәният ми­нистрлыгының “Халыкара мәдәни үзәкләр” иҗади проектын гамәлгә ашыру кысаларында Долгая Полянадагы утарда Россиянең театр җәмәгатьчелеге вәкилләре булдылар.

(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары). 

Иҗат кешеләре Долгая Полянага гүзәл табигать күрене­ше һәм дворяннарның гаилә учагы яшәгән урыннар белән ­хозурландылар һәм биредә, ачык һавада, “Терентьев” театр төркеме башкаруында “Тере Маяковский” спектакле дә  булды.
Башкала артистлары ярдә­мендә тамашачылар узган гасырның 50нче елларын күздән кичереп, шагыйрь Владимир Маяковский гомерендәге соңгы минутлар турында белделәр.
 – Тәтеш тагын да киң танылу ала бара. Медиа затлар, Россиядәге һәм чит илләрдәге атказанган мәдәният эшлек­леләре – безнең музей-мәдәни мәйданчыкларның кунак­лары һәм ­катнашучылары. Аларның барысы да шәһәребезгә гашыйклар, тарихыбыз һәм кешеләребез белән сокланалар. Молоствовларның үзенчәлекле утары үзенең торышын үзгәртеп тора. Моңа экскурсияләр генә түгел, ә әдәби-музыкаль мәйдан­чык­лар, төрле кичәләр, хәзер инде искиткеч табигать һәм архитектура күренешендә куела торган театр премьералары да керә. Сентябрь аенда кыска метражлы “Люмьерлар” фильмын төшерү планлаштырыла, – дип уртаклашты Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья ­Понедельникова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев