Эзләүчеләр тәтешленең хәрби  медальонын музейга тапшырды
Көн темасы

Эзләүчеләр тәтешленең хәрби медальонын музейга тапшырды

Якташыбыз Нәби Басыйров “Вяземский казаны” оборонасы операция­ләре вакытында хәбәрсез югалган. Аның табылган медальонында татар телендә язма бар: “Әгәр мин үлсәм – сез бу хакта беләчәксез. Минем ­турында искә алыгыз”.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы). Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре оештырган “Онытылырга тиеш түгел” дип исемләнгән чара төп тема буларак яңгырады. 

Музей хезмәткәрләре тарафыннан залда сугышта катнашкан якташларыбыз, Җиңүгә өлеш керткән тәтешлеләр турында сөйләүче күргәзмә оештырылган иде. Мәктәп укучылары ветераннарга өчпочмаклы солдат хатлары язды.  

Бөек Ватан сугышы тәмамланган көннән алып 75 ел вакыт узды, шулай да эзләнү эшләре хәзергә кадәр дәвам итә. Казанның эзләү эшләре белән шөгыльләнүче Хәтирә Мәрданшина ярдәмендә, меңнән артык хәбәрсез югалган солдатның исеме кире кайтарылды. 

Чара кысаларында Хәтирә Мансур кызы Тәтеш ягы тарихы музеена якташыбыз, Татар Чагылдымы авылында туган Басыйров Нәби Шәфигулла улының медальонын тапшырды. Ул “Вяземский казаны” оборонасы операцияләре вакытында хәбәрсез югалган. Медальонның икенче ягында татар телендә язма бар: “Әгәр мин үлсәм – сез бу хакта беләчәксез. Минем турында искә алыгыз”. 

Кызыл армияченең җәсәден 2015 елда Смоленск өлкәсенең Вяземский районы “Богородицкий кыры” мемориалы территориясенә күчереп җирлиләр. “Медаль­оннар табу һәм алардагы мәгълүматлар шифрын уку бүгенге көндә бик сирәк була, – диде Хәтирә Мансур кызы. – Мин яшьләрне битараф булмаска чакырам. Сугышчыларны билгесезлектән чыгарырга мөмкин. Күпләр хәбәрсез югалган булып исәпләнә, ә чынлыкта исә алар һәлак булучылар. Без әле өлгерә алабыз”.
Кадет мәктәп-интернаты шәкерте Никита Фирсов “Хәтер вахталары” эзләү отрядында катнашучыларның хатын укыды. “Без кече ватаныбыз – Смоленщина һәм иксез-чиксез Ватан – Россия өчен гомерен дә кызганмаган кешегә рәхмәтле. Нәби Шәфигуллович үзенең һәлак булган урынында 70 елдан артык билгесез булып яткан. Аның исемен билгесезлектән кире кайтара алуыбызга сөенәбез”, – диелә ­юлламада.

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков Хәтирә Мәрданшинага хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү хезмәте өчен рәхмәт белдерде. “Бүген безгә совет халкы өчен коточкыч булган еллар турында искә төшерделәр. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәр гаиләгә кагылган”, – дип билгеләп үтте ул.  
Эзләү белән шөгыльләнүчеләр үзләренең табыл­дык­ларын Тәтеш ягы та­рихы музеена инде берничә тапкыр тапшырды.

Истәлекле әйберләр арасында – Пролей-Каша авы­лыннан Архип Томковның туганнарына язган хаты, Ио­ководан Павел Мат­ве­е­в­­ның солдат әйберләре. Шу­лай да элеккечә үк хә­бәрсез булып исәпләнгән сугышчылар әле дә бар. 

Билгесез солдатлар... Алар туган җирне саклаганда һә­лак булган. Без әлегә исән ­булганда, билгесез калган Ватан сак­чыларының исемнәрен табуда катнашу өчен һәркайсыбызның мөмкинлеге бар.  

 


Нет комментариев