Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы 100 хезмәткәр 100әр мең сум алачак

Бәйгедә катнашыр өчен гаризаны һәм кирәкле документларны агымдагы елның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим итү зарур.

(Тәтеш, 13 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен һәм абруен үстерүне күз уңында тота, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәре, һөнәри белемнәре һәм һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булучылар бәйгенең төрле номинацияләрендә катнаша ала. Катнашучылар гариза, катнашучы анкетасы, белем турындагы документ һәм хезмәт кенәгәсе күчермәсен, салым түләүләр буенча бурычлар булмау турындагы белешмәне тапшырырга тиеш. Бәйгедә катнашыр өчен гаризаны һәм кирәкле документларны агымдагы елның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим итү зарур. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843) 221-76-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев