Күңелле ял оештыралар
Район мәдәният йортында Тәтеш районы мәдәният учреждениеләре эшенә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә булды.
(Тәтеш, 28 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотолары)). Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
“Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Алена Федорова (рәсемдә) “2018 елда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында”гы доклад белән чыгыш ясады. Ул мәдәният өлкәсенә 88 учреждение керүен, анда 270 кеше эшләвен, һәм алар алдына куелган барлык бурычлар үтәлүен хәбәр итте. “Моңа гамәлдәге республика программалары, район җитәкчелеге хуплавы, җирлек башлыклары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренең актив катнашы ярдәмендә ирешергә мөмкин булды”, – дип басым ясады Алена Валерьевна җыелучыларның алкышлары астында.
Шәһәрдә һәм авылларда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту дәвам итә. Узган елда “Авыл клублары” республика программасы кысаларында Бакырчыда яңа мәдәният йортын, делегация вәкилләре катнашында анда “Ватанны саклаучыларга һәм тыл эшчәннәренә мәңгелек истәлек” мемориаль комплексын ачу булды. Тәтешлеләр һәм район кунаклары өчен Балыкчылык тарихы музее үз ишекләрен ачты, экскурсиягә килүчеләр анда алган кичерешләре белән күп сандагы җылы теләкләрен язып калдыралар. Яшь тәтешлеләр хәзер балалар сәнгать мәктәбе урнашкан капиталь ремонтланган элекке мәктәп бинасына дәресләргә бик теләп киләләр. Людоговка мәдәният йортының керамик мәрмәрдән яңартып ясалган тышкы күренеше ерактан ук матур булып күренә. Халык өчен тагын да кызыклырак булган күп сандагы чараларга бару өчен, аларның исәбе елдан-ел арта һәм узган елда 6694не тәшкил иткән, яңа җиһазлар, сәхнә костюмнары сатып алынган, декорацияләр яңартыла. Түләүле хезмәтләр күрсәтү – мәдәният учреждениеләре өчен замана таләбе, бу баскычта Тәтеш ягы тарихы музее алдынгылыкта тора. Мәдәният хезмәткәрләре грант ярдәменә гаризалар бирүдә актив катнашалар. Алена Федорова агымдагы елга төп бурычларны әйтеп үтте – тамашачыларның ялын танып белү, тәрбиягә кагылышлы кичәләр белән баету, үз сафларына мөмкин кадәр күбрәк катнашучыны җәлеп итү.
Рәмис Хатыйп улы Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше, республика һәм федераль программаларны үтәү турында сөйләде. “Безнең районда нинди эшләр башкарылуын сез үзегез күрәсез: авыл хуҗалыгы, сәнәгать үсә, юллар, социаль-мәдәни көнкүреш биналары төзелә, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү бара, башка бурычлар хәл ителә. Без кешеләр өчен һәм кешеләр хакына эшлибез”, – дип йомгаклады ул чыгышын.
Әгъзам Гобәйдуллин Татарстанның стратегия үсеше хакында сөйләде. “Сезнең районга килү, шәһәрлеләрнең һәм авыл кешеләренең яшәү шартлары ничек үзгәрүен күзәтү, мондый матур яңалыкларга катнашу күңелне сөендерә, – дип уртаклашты ул тәтешлеләр белән. – Сезнең киләчәккә өметләрегез зур, район җитәкчелеге өстенлекләрне дөрес куя, кешеләрнең тормышын яхшырак итү теләгенең зур булуы сизелә. Республикабыз хакына нәтиҗәле эшләгән өчен рәхмәт һәм алга таба уңышлар телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев