Күңелләрдә яши иҗаты
Тәтештәге Халыклар дуслыгы йортында татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара булып узды.
(Тәтеш, 10 май, “Тәтеш таңнары”, Дания Хәлимова), Сания Сәмигуллина фотосы).
Анда шәһәрдәге “Сабый”, “Каенкай”, “Башаккай”, “Миләшкәй”, “Теремкәй” балалар бакчалары сабыйлары, 1нче, 2нче, татар, кадет мәктәпләре укучылары, гражданнарны яклау көллияте студентлары катнашты.
Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җыр-биюле күренешләр белән сөендерделәр. Чараны район мәдәният йорты методисты Рамилә Хәйбуллина сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде һәм шагыйрьнең үткәне, тормыш юлы белән таныштырды. Аллы-гөлле болын чәчәкләрен хәтерләткән сабыйлар шагыйрьнең катлаулы вә озын әсәрләрен тын да алмый сөйләделәр. Ә укучылар күңел хисләрен белдергәндәй, бер-бер артлы шигъри юлларны тамашачыга җиткерделәр.
“Бүген безнең дуслык йортында зур бәйрәм – Габдулла Тукайның 133 яшьлек туган көнен билгеләп үтәбез. Без балачактан ук аның шигырьләрен укып, өйрәнеп үсәбез. Бүген бәйрәмгә никадәрле бала килде, аларның Тукай иҗатын өйрәнеп үсүләре, аны чараларда сәнгатьле итеп сөйләүләре бик тә шатландыра. Барыгызга да уңышлар телим”, – диде районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, жюри әгъзалары белән таныштырып.
Күңелле һәм җанга үтеп керерлек, тәнкыйтьли һәм тәрбияли торган мәгънәгә ия Тукай шигырьләре мәңге онытылмас аһәң булып һәркемнең күңелендә яңгырыйдыр, мөгаен.
Бәйрәм районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды.
Габдулла Тукай туган көнне районның барлык авылларындагы белем һәм мәдәният учреждениеләрендә зур чара буларак билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев