Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкның җаны, күңел көзгесе

Бакырчының “Балкыш” иҗат коллективы авыл мәдәният йортында “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен тәкъдим итте.

 


Мәдәни чарага килүчеләрне Үтәмешнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәктәп-бакча укучылары Каролина һәм Камилла Гафуровалар, Гүзәлия Рәшитова сәламләү шигырьләре, күңелле җыр, чәк-чәк белән каршылады. 
Җор телле, һәр эшне дә булдырган Гайфи бабайның (Навил Ибраһимов) карчыгы вафат булгач, кызы Наилә (Гөлнар Халитова) байлыкка кызыгып, аңа тормыш яры эзләргә керешә, әлеге уңайдан хәтта игълан да бирә. Шуннан соң Гайфи бабай йортына бер-бер артлы “кәләшләр” килә башлый. Мәрьям (Роза Сәлимҗанова) әбигә иптәш кирәк, Суфия (Малинә Измайлова) ханым экстрасенс булып чыга. Ягымлы Зәкия (Алсу Максудова) карчык Гайфи бабайның йөрәгенә “ут” сала. Ул оныгы Рөстәм (Иршат Фәйзуллин) белән аның хатыны Маһинурга да (Алсу Рәхмәтуллина) тормыш серләрен өйрәтә. Күршесе Саттарга (Инсаф Әхмәдиев) белән дә дуслыгын өзми. Җырлар белән үрелеп барган күренешләрне үзешчәннәр ифрат та яхшы итеп уйнады. Биредә суфлер Хәмдия Әхсәнова, оештыручы Наилә Ибраһимованың да тырышлыгы зур. “Афәрин, авылдашлар. Һәркайсыгыз үз ролен бик матур итеп уйнады. Алдагы көннәрдә дә шундый театрлар әзерләп күрсәтегез. Биредәге бар кеше бүген рәхәтләнеп ял итте, иҗат рухы алды”, – диде Мөсәллим абый Рәхмәтуллин тамаша залыннан үзешчәннәргә ихтирам сүзләрен белдереп. 
Сания Сәмигуллина (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев