Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт урыннары эшкә урнашырга теләүчеләрне көтә

Эшкә яраклы кешеләрне хезмәт белән тәэмин итү Тәтеш районының социаль-икътисадын үстерүдә төп бурычларның берсе ­бу­лып тора.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова).Район җитәкчелеге Тәтеш районының халыкка мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә эшкә урнашу барышын оптимальләштерүче уңай шартлар булдыру белән даими ­шөгыльләнә.  

Безнең районда бүгенге көндә эшсез гражданнарны икътисадның төрле тармагындагы эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән 80нән күбрәк буш хезмәт урыны көтә (халыкка мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча). 

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Сергей Цветков әйтүенчә, оешмалар һәм предприятие­ләр тәкъдим иткән вакансия­ләрнең 70 проценты – эшче белгечлекләр. “Вакансияләр арасында шулай ук безнең районда инвалидлар өчен квоталы эшче урыннар каралган”, – дип хәбәр итә Сергей Анатольевич. 

Районның халык­ мәшгульлеге үзәгендә исәптә торган һәм эш эзләгән 50 кеше өчен иң мөһиме яхшы хезмәт хакы белән эшкә урнашу. Гәҗит хәбәрчеләре соравы буенча бирелгән вакансия­ләр исемлеген ана­лизлап, тәтеш­леләргә хез­мәткә ур­нашу тәкъдим ителә дип нәтиҗә ясарга була (өстәге белешмәдән карагыз). Сергей Цветков әйтүенчә, андый вакансияләр күп, ә менә алар буенча эшкә урнашырга теләүчеләр – әлегә аз.

“Эш эзләгән вакытта мәшгуль булмаган һәм эшсез гражданнар өчен халыкка мәшгульлек үзәге тарафыннан кыска вакытлы уку прог­раммалары, һөнәри әзерлек программалары оештырыла, – дип сөйли районның халыкка мәшгульлек үзәге җитәкчесе. – Шулай итеп соңгы 3 ел эчендә районда 24 кеше шоферлыкка укыды, 35е – маникюр буенча белгечлеккә, 35е – чәчтарашка, 4се – поварга, 1се – газ җайланмалары ремонтлау буенча слесарьга, 1се – бухгалтерга, 1се – дәүләт дәрәҗәсендәге сатып алуны хәзерләү буенча белгечлеккә, 1се – ЭВМ операторына, 19ы – каравылчыга. Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм кадет мәктәп-интернатының берничә хезмәткәре  “Өлкән буын” проекты буенча “каравылчы” һөнәренә яңадан укып чыкты, ә Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең 8 хезмәткәре “Өлкән буын” проекты буенча “ЭВМ операторы” һөнәренә яңа белем үзләштерде. Хәзерге вакытта эшсез гражданнарны “Стилист” курсларына җыю бара”. Шул рәвеш­ле, биредә кешеләрне эш белән тәэмин итүдә хезмәт урынында беркетелүгә мөмкинлек биргән билгеле бер эш күнекмәләре алуда ярдәм күрсәтелә.

Эшкә урнашу алдыннан үзәк хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әңгәмә кору, кирәкле вакансияләрне эз­ләү төрендәге хәзерлек эшләре булдырыла. “Әңгәмә барышында без эшкә урнашырга теләге булганнарны эш шартлары, персоналга булган таләпләр белән таныштырабыз, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәбез, потенциаль эш бирүчеләр белән элемтәне җайга салабыз, – дип билгеләп үтте Сергей ­Анатольевич. – Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшкә урнашу, һөнәри уку, яңадан әзерлек мәсьәләләре буенча теләге булган һәркемгә консультация уздыра”. 

Эш табарга теләүчеләр өчен без ­Тәтеш районының халыкка мәшгульлек үзәге телефоны номерын искә төшерәбез: 8(84373) 2-63-40, мәшгульлек үзәгенең сайты – tet.tatartrud.ru, “Россиядә эш” порталы – trudvsem.ru.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, районга агрономнар, терлекчеләр, ветеринарлар, ферма мөдирләре, зоо­техниклар, электр монтерлары, электр-, газ белән эретеп-­ябыштыручылар, шоферлар, пыяла кисүчеләр (тәкъдим ителгән хезмәт хакы – 20 мең сумнан алып),   инженерлар, машина белән саву операторлары (тәкъдим ителгән хезмәт ха­кы – 25 мең сумнан алып),  тракторчылар һәм механиклар, сатучылар (тәкъдим ителгән хезмәт хакы – 15 мең сумнан алып),  хезмәт хакы 12дән алып 15 мең сумга кадәр: бухгалтерлар, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, поварлар, тегүчеләр, склад мөдирләре, нормировщик, төргәкләүче, үлчәүче, төрле эшчеләр кирәк. Тәтештәге үзәк район хастаханәсенә неонатолог табибы, педиатр, невролог, ультратавыш диагностикасы табибы кирәк. 

Тәтеш районының халыкка мәшгульлек үзәге тарафыннан 2018 елда 228 кеше эшкә урнаштырылган, 2019 елның 8 ае эчендә – 172 кеше.
 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев