Хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез
Көн темасы

Хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез

“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясендә шушы араларда “түгәрәк өстәл” булды, аның эшендә Тәтеш районындагы гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары катнашты.

(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, Елена Калашникова фотосы). Җыелучылар чәй өстәле янында заманча җәмгыятьтә гамәви мәгълүмат чараларының роле һәм әһәмияте хакында җылы эчтәлектәге әңгәмә корды. “Бүгенге очрашуның максаты: район “Тәтеш таңнары”/­“Авангард” гәҗитләренең гомуми белем бирү мәктәпләре белән үзара ярдәмләшеп эшләүдә яңа төрләрен һәм алымнарын эзләү. “Тәтеш таңнары”/­“Авангард” – райо­ныбызда һәм республикада барган барлык вакыйгалар хакындагы иң мөһим һәм тирән мәгънәдәге яңалык­лар чыганагының берсе”, – дип ассызыклады мәктәп директорлары Советы җитәкчесе Расих Шагаев. “Авангард” гәҗите җитәкчесе-баш мөхәррир Инга Сәфәрова мәктәп директорларына иҗади хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдереп, күпчелек педагогларның “Авангард”та басылып чыккан язмаларны дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә тарих, әдәбият дәреслекләренә өстәмә материал сыйфатында актив файдалануын сөенеп билгеләп үтте. “Безнең журналистлар үз­ләренең язмаларында иҗ­тимагый тормышның барлык карашларын колачларга тырыша, әмма без яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аерым игътибар бүлеп бирәбез”, – дип басым ясады Инга Валериевна.
Журналистларга төрле ка­раштагы вәкилләрне тыңлау кызык­лы булды. “Балалар һәм, әлбәттә инде, аларның ата-­аналары “Авангард”, “Тәтеш таңнары” гәҗитләре килүен һәрвакытта көтә, әгәр үз авылларыннан яңалыклар күрсәләр, шатланалар, – дип уртаклашты редакция кунаклары. – Районыбыз кешеләренең тормышы, хезмәте, көнкүреше, халыклар дуслыгы турында кызыклы күп нәрсәләр язасыз, мавыктыргыч яңа руб­рикалар ачасыз”. 

“ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына танып белүле, файдалы мәкаләләр күп бастырыла”, – дип билгеләп үтте Урюм мәктәбе директоры Иван Краснов. Байраш мәктәбе директоры Гөлназ Котдусова әйтүенчә, шәһәребездә яки авыл җирлекләрендә нәрсәләр эшләнүе, нинди яңалыклар барлыкка килүе, нинди кызыклы хәлләр булуы хакындагы хәбәрләрне җирле басмадан гайре, беркайдан да табу мөмкин түгел. “Социаль челтәрләрдә басма төркемен бик теләп карап чыгам”, – диде ул.

Бердәм проект турында да сөйләшү барды. Һәр мәктәптә матбугат-үзәкләр, яшь хәбәрчеләр мәктәбе оештыру тәкъдим ителде.

Үрнәк итеп куярлык бар: Тәтештәге 1нче урта мәктәптә озак еллар дәвамында “Яшь журналист” берләшмәсе эшли, Олы Тархан урта мәктәбенең “Озын тәнәфес” басмасы да киң танылу белән файдаланыла. Өстәвенә, гәҗит хәбәрчеләре аралашырга һәм һөнәри булышлык күрсәтергә һәрчак әзер. “Тәтеш таңнары”нда “яшь хәбәрче” рубрикасы астында укучыларның кызыклы язмалары бастырыла, районыбыз гәҗите кемдер өчен  һөнәр сайлауда, алга таба иҗади үсештә башлангыч мәйданчык булыр, мөгаен. “Гәҗитне яратып укыйбыз, ә бүген редакция буйлап танып белүле экскурсия ясау, коллектив белән тагын бер кат аралашу күңелле булды”, – дип рәхмәт белдерделәр мәктәп директорлары җылы итеп кабул иткән өчен, алга таба да тыгыз элемтәләрне дәвам итәргә вәгъдә ­биреп. 
 


Нет комментариев