Киртәледә яңа объектлар төзелә һәм элеккеләре ремонтлана.
(Тәтеш, 24август, "Тәтеш таңнары"). Авылда хәзер спорт мәйданчыгы бар, мәдәният йорты, сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре һәйкәле, иң мөһиме – юллар яхшырган. Киртәлегә кергәндә күптән түгел генә вак таш түшәлгән юлга игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Элек аның буйлап бары тик резина итекләрдән генә йөреп булса, хәзер инде авыл үзәгенә кадәр җәяү дә, теләсә нинди транспортта да җиңел генә барып җитеп була. Карл Маркс урамындагы 265 метр озынлыгындагы юл өслегенә үзара салым акчасына вак таш җәелгән. Юлдан сулда – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл эшчәннәренә яңа һәйкәл куелган. Авыл җирлеге җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, элекке обелискта фронтта һәлак булучыларның фамилияләре күрсәтелгән булган. Хәзер инде, исемлек барлык ветераннар һәм тыл эшчәннәренең фамилияләренә тулыланган. Һәйкәл янәшәсендәге территория дә төзекләндерелгән. “Бирегә ял итәргә, эскәмиядә утырып торырга, аралашырга, сугышта катнашучыларны искә алырга киләбез”, – диләр өлкән буын киртәлеләр. Ә яшьләр “Авылны үстерү” программасы буенча төзелгән волейбол-баскетбол уйнар өчен спорт мәйданчыгын үз иткән. Элегрәк малайлар һәм кызлар футбол уйнаган булса, хәзер инде баскетболны яратып өлгергәннәр. Мәйданчыкка алмаш аяк киеме белән киләләр, кыйммәтле бүләкнең кадерен беләләр. Авыл кешеләре җирлектәге капиталь ремонтланган мәдәният йортына барыннан да бигрәк шатлана, ул кыска вакыт эчендә танымаслык булып үзгәргән. Киртәлеләр, күрше авылларда яшәүчеләр, шулай ук шәһәрлеләр тарафыннан төзекләндерелгән мәдәният учреждениесенең тирә-ягы да сөендерә. Мәдәният йортында бу айда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Мәдәният йорты төрле яшьтәге киртәлеләр өчен һичшиксез җәлеп итү үзәге булачак дип хәзердән үк инде ышанычлы итеп әйтергә була. “Артистлар килүен көтәчәкбез”, – ди Лидия Юкина. Быел чиркәү территориясе дә коймалап алынган һәм төзекләндерелгән, ул хәйрия акчасына төзелә. Бүгенгесе көндә диварлары торгызылган, түбәсе ясалган һәм хәтта чаң кайтару хәстәре күрелгән, алда – эчке бизәү эшләре тора. Планда – Киртәледә балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм юллар ясау, чөнки нәкъ тә менә әлеге мәсьәлә җирлектә яшәүчеләрне барыннан да күбрәк борчый. Аларның авылны төзекләндерүдә, өстәвенә еш кына үзләренең инициативалары белән турыдан-туры катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. КФХ хуҗалары да, җирлектәге “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе дә һәрдаим ярдәм итә. Киртәледә тормыш үзгәрә, җирлектә яшәүчеләр яшьләрнең туган җирләрен ташламас дигән өметен белдерә, ә димәк, бу авыл һичшиксез яшәячәк дигән сүз.
Нет комментариев