Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Конституция көне – илебез өчен әһәмиятле дата, чөнки Конституция – дәүләтебезнең мөһим кануны

12 декабрь – Россия Федерациясе конституциясе көне.

(Тәтеш,  12 декабрь, Тәтеш таңнары). Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирүендә кабул ителә, ә 1994 елдан РФ Президенты тарафыннан бу көн дәүләт бәйрәме буларак игълан ителә.

Татьяна Андряшова: 
– Конституция көне – илебез өчен әһәмиятле дата, чөнки Конституция – дәүләтебезнең мөһим кануны. Бу көнне ял булуын хәтерлим әле, ә хәзер эш көне. Әмма, моңа да карамастан, күп чаралар оештырабыз, алар кешеләргә халкыбызның бөеклеген, бердәмлеген һәм куәтен тоярга ярдәм итә.

Виктория Кушагина: 
– Россия Федерациясе Конституциясе көне конституция кабул итү көненә багышлана. Әлеге әһәмиятле вакыйга барлык Рәсәй халкы өчен референдум уздырган вакытта 1993 елның 12 декабрендә барлыкка килә. Конституция көненә багышланган бәйрәм илдә канунның тантаналы гәүдәләнеше булып тора, ә Конституция үзе барлык кешеләрне бердәм халык итеп берләштерә. Конституция – барлык державалар өчен мөһим документларның берсе, ул цивилизацияле җәмгыятьне төзегәндә бүгенге көнгә кадәр мәҗбүри бер өлеш булып кала. 

Татьяна МАТАЕВА: 
– Бу бәйрәм илнең мөһим хоку­кый документына багыш­ланган. Россия Конституциясе бөтен халык тавыш бирүе барышында кабул ителде һәм минем тормышымда бу беренче тавыш бирү булды. Әлеге вакыйга минем өчен генә түгел, шулай ук барлык ил өчен әһәмиятле һәм җаваплы булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев