Коронавирустан саклану чарасы
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы: “Россия үрнәге чир таралуны туктату буенча алдан күрелгән чараларның ярдәм итүен дәлилли”.
(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»). Коронавирус белән көрәшүдә төп чара – үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплы карау
Безнең һәркайсыбыз коронавирус белән көрәштә үз өлешен кертә ала.
Моны гади генә эшләп була: үзеңнең сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карау.
Вирусны профилактикалауның гади кагыйдәләрен үтәгез:
кулларыгызны ешрак юыгыз, пычрак куллар белән биткә, авызга, борынга кагылмагыз;
йөткергәндә, төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән каплагыз, аны кулланганнан соң ыргытырга кирәк;
кешеләр күп йөргән урыннардан һәм кайдадыр барудан тыелып торыгыз;
начар эпидемиологик хәлдәге илдән кайткач – ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү узыгыз (моның өчен өйгә табиб чакыртыгыз, ул больничный китерәчәк);
хәлсезлек тойган вакытта, хәтта сез чит илдә авырмаган булсагыз да, кайнар линиягә шалтыратыгыз яки ашыгыч ярдәм чакыртыгыз;
сездә хәтта гади йөткерү булса да, тирә-юньдәгеләрне саклагыз – битлек киегез.
Нәтиҗәле чаралар кулланыла
Россиядә коронавирус белән көрәш буенча кулланыла торган чаралар нәтиҗәле. Коронавирус белән көрәшү буенча оператив штаб карарлары – зарурилык.
Инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайтучыларның барысының да барган урыннары, бару һәм кайту көннәре, шулай ук элемтәгә керү мәгълүматлары турында Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итүләре сорала.
Татарстанда коронавирус буенча бердәм кайнар линия: 8-800-222-59-00 (шалтыратулар көн саен 7 сәгать 30 минуттан 20 сәгатькә кадәр кабул ителә).
БСБ башлыгы Тедрос Гебрейесус: “Россия үрнәге чир таралуны туктату буенча катгый алдан күрелгән чараларның ярдәм итүен дәлилли”.
Россиядә куркынычлылык зонасындагы илләр белән авиахәбәрләр чикләнде, имин булмаган төбәкләрдән кайтучы затларны җылылык җайланмасын куллану белән икеләтә тикшерү оештырылды, эпидемиология торышы катлаулануга юл куймау мөмкинлеге бирүче чараларның тулы комплексы үткәрелде, уздырыла торган күмәк чараларның саны киметелде, транспорт узелларында һәм транспортта дезинфекцияләү чаралары көчәйтелде, биналарны, ашханәдәге савыт-сабаларны һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендәге барлык кирәк-ярак әйберләрен эшкәртү буенча махсус тәртип кертелде.
Тәтеш районында коронавирус белән чирләүчеләр юк
Шушы араларда социаль челтәрләрнең берсендә Тәтештә янәсе дә коронавирусның ике очрагы теркәлү турындагы хәбәр барлыкка килде.
Без бу хакта аңлатма бирүне сорап Роспотребнадзор Идарәсенең ТБ начальнигы урынбасары Олег Мазюкинга мөрәҗәгать иттек.
“Тәтеш районында бүгенге көндә коронавирус белән авыручы бер кеше дә юк. Чит илдән кайтучыларның барысы да белгечләрнең контрольлеге астына алына”, – дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев