Квалификацияләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр
Көн темасы

Квалификацияләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр

Тәтеш РЭЧның өйрәнү-күнегүләр полигонында “Челтәр компаниясе” Буа электр челтәрләре ААҖ филиа­лының “Бүлгеч челтәрләре электр монтерларының иң яхшы бригадасы – 2019” исеменә ярыш булды.

(Тәтеш, 30 май, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). 

Тәтеш РЭЧның өйрәнү-күнегүләр полигонында “Челтәр компаниясе” Буа электр челтәрләре ААҖ филиа­лының “Бүлгеч челтәрләре электр монтерларының иң яхшы бригадасы – 2019” исеменә ярыш булды.

Бу энергетиклар коллективының иң матур гадәтләренең берсе. Ярышларда һөнәре буенча иң яхшыларны гына ачыклап калмыйча, шулай ук һөнәри осталыкны да арттыралар, яңа эшләнмәләр белән танышалар, тәҗрибәләрен уртаклашалар. Биредә Идел аръягы зонасы районнары – Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Свияжск һәм Тәтеш РЭЧның җиде командасы катнашты.

Ике көнлек ярышларны ачу тантанасына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов килде, ул уздырылган чараның әһәмиятлелеген билгеләп үтте, шул исәптән эшләрне имин башкару күнекмәләрен камилләштерү ягыннан да, чөнки “энергетикның һөнәре мактаулы һәм шул ук вакытта куркыныч та булып тора”. “Челтәр компаниясе” ААҖның техник директоры Илшат Галимҗанов район башлыгының сүзләренә кушылып, һәркемгә тырышып эшләвен, яңа белемнәр алуын һәм тәҗрибә уртаклашуларын теләде.

Ярыш әләмен күтәрү хокукы узган елгы җиңүчеләр – тәтешлеләр командасына ышанып тапшырылды. Сүз уңаенда, шобага буенча аларга биш саны эләкте, моңа ир-егетләр болай дип шаярттылар: “Барлык этап­ларны бик яхшыга башкарырга тиешбез”.

Һәрбер командага 7 этап узарга туры килде, “зыян күрүчене” электр тогыннан “азат итү”, “зыян күрүчегә” “Илюша” дип йөртелгән манекен-тренажерда беренче ярдәм күрсәтү алар арасында иң мавыктыргыч күренеш­ләрнең берсе булып тора. Бригадалар үз осталыкларын КТПга автомат кабызгычны аның зурлыгын сайлап алыштыруда, трансформатор ячейкасындагы янгынны бетерүдә күрсәттеләр.

Катнашучылар ярышлар башланыр алдыннан кичергән кайбер дулкынлануларга карамастан, бүлгеч челтәрләренең электр монтерлары бригадалары җайлаша һәм сыйфатлы итеп башкарылган биремнәрдәге хәрәкәтләрдә бердәмлекләрен, эш кораллары сайланышының һәм техник куркынычсызлык үтәлешенең дөреслеген күрсәтә алдылар.

Команда әгъзалары һәрбер биремдәге хәрәкәтне үтәүне тәмамлагач, баллар куючы квалифакацияле хөкемдарлар аларны җентекләп тикшерде, хезмәт производствосы технологиясендә җибәргән ялгышлык өчен, кайбер очракларда штрафлар да  ясады. Биремнәрнең дөрес һәм тиз үтәлеше, инструктаж уздырганда төгәллек һәм белемлелек, этапларны үткәндә техник камиллекләрне һәм технология карталарына кертелгән башка төсмерләрне файдалану бәяләнде.

Ярышның баш хөкемдары Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, энергетиклар бригадалары югары һөнәри осталык­ка ия булуларын күрсәттеләр.

Көндәшлеккә тиң ярыш нәтиҗәләре буенча Валерий Кузин, Иван Коробов, Андрей Еремеев, Александр Тарасов составындагы тәтеш­леләр командасы җиңүче булды, чүпрәлеләр – икенче урында, Кама Тамагы энергетиклары – өченче. Бригадалардагы үз һөнәрләрендә иң яхшылар булучылар да шулай ук дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде. 

“Энергетикларның югары дәрәҗәдәге квалификациясе, күнекмәләре һәм җаваплылыклары теләсә нинди авария булганда челтәрләрдә электр энергиясен өзүгә тиз арада керешү, аларны кыска вакыт эчендә бетерү, моның белән бергә куркынычсыз производство тәэмин итү мөмкинлеген бирә”, – диде Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин.  
 


Нет комментариев