Һәрбер халыкның үз йоласы: туй үткәрү аеруча да кызыклы һәм серле.
(Тәтеш, 29 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Һәрбер халыкның үз йоласы: туй үткәрү аеруча да кызыклы һәм серле. Гәҗит укучыларыбыз күп милләтле районыбызда уннарча ел элек ничек итеп гаилә корулары турында белсен өчен дәвамлы язмаларыбызны башлыйбыз.
Март уртасы. Һава торышы буранлы булачак дип вәгъдә итсәләр дә, язгы зәңгәр күк йөзендә – бер болыт әсәре дә күренми. Һәм ул кирәкми дә: мордва авылы Килдешкә барабыз, анда безне Антонина Егоркина инде көтеп тора. Быелгы кыш карлы булды – ак йөзлекләр белән зәңгәргә буялган агач йорт беренче җылыдан соң аска иңгән кар өеме артында томаланган. Ярты гасыр элек диярлек бирегә яңа ел алдыннан күрше Урюмнан яшь кыз кыңгыраулар таккан атларда килен булып төшкән.
“Мин 1943 елның февралендә Долиновкада, җиде айлык булып, туганмын, ә мине 2 мартта дип язганнар. Исән калмам дип уйлаганнар, ә әти әнигә: “Кыз бала үлмәячәк, күзләрен ачты, исем сайларга кирәк”, – дигән. Унбер яшь булганда безне Урюмга күчерделәр (искәрмә: Долиновканы су басу белән бәйле)”, – дип уртаклаша Антонина Андреевна.
Ачык һәм куе зәңгәр төсләрне ул аеруча ярата: аларны бүлмәнең әйләнә-тирәлегендә күрми калу мөмкин түгел. “Әле тагын ак ошый, бу төсләр миңа йолдызнамә буенча туры килә”, – дип елмая әңгәмәдәшем. Әмма килүебезнең максатына әйләнеп кайтабыз: безне мордваларның туй йоласы кызыксындыра.
“Яхшы агач өчен еракка барырга кирәк” дигән әйтем бар бездә, менә ирем мине Урюмнан Килдешкә алып кайтты да инде, – дип шаярта Антонина Андреевна һәм сөйләвен дәвам итә.
– Гадәт буенча башта кияүнең туганнары кыз сорарга киләләр. Икенче тапкырында, каенана бүләкләр белән бара, аларны булачак киленнең сул як җилкәсенә сала. Хәтерлим әле, минеке миңа яулык белән кофта һәм итәккә 2 метр кызыл сатин алып килгән иде”.
Туй көнендә кияү ягыннан хатын алырга барырга тулы бер тантаналы күренешләр әзерләнә, дөрес, булачак ир аңарда катнашмый. Сүз уңаеннан, шундый очраклар да булгалаган, кызның кулын бер чибәр ир-егет сораган, ә аның урынына бөтенләй башка кеше көтеп торган. Тасмалар, кәгазь чәчәкләр һәм кыңгыраулар белән бизәлгән чаналарда дуслары юлга кузгалган: үзләре белән чемодан алганнар, анда кабартмалар, пирог, кыздырылган ит һәм “кыздыргыч” эчемлек куелган була. Төркем бидон белән куас та алып бара. Кияүнең туганы тагын бер йолада төп күренешне башкара: аның кулында алдан ук пешерелгән һәм шәмнән ясалган чәчәкләр белән бизәлгән күмәч, каенанасыннан бүләкләр салынган капчык була.
Кияүнең дус-ишләрен көткәндә, кәләш туганнарын һәм күршеләрен каршылый, аларның һәркайсы үзе белән ботка, еш кына бодайныкын, алып килә. Кыз кунакларга баш иеп, аларның үгет-нәсихәтләрен тыңлый һәм бүләкләрне кабул итә. Аннары барысы да табынга утыралар, ботка белән сыйланалар, бу вакытка, кагыйдә буларак, егетнең дуслары да килеп җитә.
Кәләшнең йорт белән саубуллашуы һәм әти-әнисенең фатиха бирүе – тантананың иң дулкынландыргыч өлеше. Кызга матур шәл ябындыралар, ул өч тапкыр тезләнеп, әтисе белән әнисенә тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтә һәм гафу үтенә. Әти-әнисе кызларына яңа бәхетле тормышка аяк басу уңаеннан изге теләкләрен җиткерәләр. Өйдән киткәндә кәләш үзенең ахирәтләренә тасмалар бүләк итә, ә иң якыннары мактаулы бүләк “баяравань ши”– яулык ала.
Кәләшкә калым бирү дә күңелле уза. “Дус кызлар капка янына килгән егетләрнең алдан ук төсле җепләрдән чигелгән һәм кәгазь чәчәкләр белән бизәлгән баш киемнәрен тартып алалар да, аларны хуҗаларына аерым бер түләү хакына кире кайтаралар иде”, – дип искә төшерә Антонина Андреевна. Булачак ире янына кәләш туй арбасында, бирнә тутырылган, кияүгә тантана вакытында кияр өчен күлмәк салынган сандыкка утырып бара. Кыз үзе инде ак яулыктан, кыска итеп тегелгән өс киеме һәм итәктән була.
Туйның икенче көнендә яңа гына барлыкка килгән туганнары яшь хатынның чәчен ике толымга үрәләр дә аны баш тирәли урыйлар һәм яулык бәйлиләр: кыз аны кешеләр арасында булганда башка беркайчан да салмый.
Яшәлгән еллар ярты гасыр элек яңа ел алдыннан җилдергән бизәкле чаналардай алга чаба. Биш бала үсеп буй җиткән, Антонина Андреевна оныклары һәм оныкчыкларына сөенеп яши, бары тик Килдештә хәзер туйларның аз уздырылуына һәм аның заманча итеп җайлаштырылуына гына борчыла, һәм бөтен авылга кыңгыраулар тавышы ишетелеп торган вакытларны сагынып искә ала...
Нет комментариев