Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсия Фонды: Эшләмәүче пенсионерларның еллык иминият пенсиясе артты

“Бу – тулаем алганда бер мең сумны тәшкил итә”, - диде Гөлсинә Сабирова.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанда эшләмәүче пенсионерлар пенсиясенең еллык иминият өлеше индексацияләнде. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“2019 елның гыйнварыннан пенсиянең иминият өлеше индексацияләнде. Ул эшләмәүче пенсионерларның айлык түләвен 7,05 процентка арттырды. Акчалата санаганда бу сумма уртача бер мең сумны тәшкил итә”, - диде Татарстан буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлсинә Сабирова.

Дәүләт социаль ярдәме турындагы Федераль Закон нигезендә, 2010 елның 1 гыйнварыннан, материаль ярдәме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга айлык социаль өстәмәләр түләнә. Быел Татарстанда федераль социаль ярдәмне санау өчен яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итә.

“Лаеклы ялдагы пенсионерның материаль хәлен санаганда, Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге аша билгеләнүче барлык түләүләр исәпкә алына. Монда пенсия, социаль хезмәтләр, өстәмә материаль ярдәм, шулай ук җирле үзидарә тарафыннан күрсәтелгән социаль ярдәм төрләре дә истә тотыла”, - диде урынбасар.

Әлеге барлык түләүләрне дә исәпкә алып, пенсионерның айлык кереме 8232 сумга җитми икән, аңа федераль өстәмә түләү билгеләнә. Ул яшәү минимумы һәм пенсионерның материаль тәэмин ителеше тулаем суммасының аермасын тәшкил итә.

Бүген Татарстанда 1 млн 200 мең пенсионер исәпләнә. Шуның 59 200енә федераль социаль ярдәм күрсәтелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179758/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев