Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Планда – тулы бер комплекс

Долгая Поляна авылындагы алпавыт Молоствовларның утарын якын араларда зур үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар көтә.

(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ).
Искә төшерик, соңгы вакытларда “Акчарлак” балалар лагерендә дә, шулай ук авылның үзендә дә матур күренешләр күзәтелде. Аңа хәзер җайлы гына барып-кайтырга мөмкин. Шәхси йортлар һәм территория сизелерлек төзекләндерелә. Бүгенге көндә утарга керү юлын төзү буенча эшләр бара. Ап-ак төстәге дугасыман капка Молоствовлар йорты белән тәңгәл килеп торачак. Берьюлы кунак­лар өе дә торгызыла.

Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникованың журналистларга сөйләвенчә, зур эшләрнең бу бары тик башлангычы гына әле.

“Район башлыгы Рәмис Сафиуллов барлык идея­ләрне кабызучы булып тора. Ул якташларга һәм кунакларга бездә булган истәлекле урыннарны, архитектура һәйкәлләрен күрсәтү, аларны район тарихы белән таныштыру кирәклеген һәрвакытта ассызыклый, – дип билгеләп үтте Наталья ­Геннадьевна. – Рәмис Хатыйпович әйтүенчә, утар Тәтеш районында яшәүчеләрне генә түгел, шулай ук күп сандагы туристларны да бирегә тагын һәм тагын да килергә теләге булсын өчен, үзенә тартып тору урыны булырга тиеш.  

Бары тик үзенчәлекле табигатькә һәм утарга гына исәп тотып, туризмны үстерү мөмкин түгеллеге, бәхәссез, килүчеләр өчен уңайлы мохит белән тулы бер комплекс кирәк. Тарихи объектның алдагы күренешләре: карагай аллеясендә агач түшәмәләр, матур эскәмияләр, яктырткычлар белән биек булмаган койма барлыкка киләчәк. Утар кунаклары яңа күзәтү мәйданчыгыннан Идел, Болгар, серле Куян аланы күренеп торган ачык­лыкларның гүзәллеген карап хозурлана алачак. ­“Устинья апада кунакта” этнокомплексы да бизәлеш ала. Ул агачны бурап ясалган өй булачак. Урам яктырткычлары алыштырылачак. Ирле-хатынлы Молоствовлар җирләнгән урынны да төзекләндерү ниятләнә. Зәвыклы итеп эшләнгән рес­торан ишегалды яки кафе барлыкка киләчәк”.

Проект озак вакытлы. Боларның барысын да тормышка ашыру хәлдән килгәнчә эшләнәчәк, бездәге истәлекле урыннар тагын да җәлеп итәрлек булсын өчен, бары тик бердәм команда булырга кирәк. Быелгы туристлык сезонында гына да музей инфраструктурасының бары тик бер объектына – Молоствовлар утарына – 40 меңнән күбрәк турист килде.
    

фотоны Тәтеш ягы тарихы музее тәкъдим итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев