Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: 25 тапкыр махсус операция зонасында булдым

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов «Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясендә баручы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясендә катнашып, махсус хәрби операция зонасына баруы һәм Тәтеш районында хәрбиләргә ярдәм турында сөйләде.

«Ватанга мәхәббәт – ул патриотлык, ул Ватанны саклау. Вазифама карамастан, мин махсус хәрби операция зонасына үзем дә барам. Республикада хәрби операциядә катнашучы булган бердәнбер башлыктыр мин. 25 тапкыр махсус операция зонасында булдым. Үзеңнең җирләреңне, халкыңны сакларга кирәк. Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез», – диде район башлыгы.

Рәмис Сәфиуллов сүзләренчә, Тәтеш районында контракт белән хезмәт итү 51,5 процентны тәшкил итә. Бер ай эчендә ул санны 60 процентка күтәрергә уйлыйлар.

«Бездә хәрби пункт та, хакимият тә, штаб та эшли. Безнең система башкачарак. 150 кеше махсус хәрби операция башланганчы ук контракт белән хезмәт итә иде, 165 кеше мобилизацияләнде. Контракт буенча 60 процентны үтәячәкбез. Авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр хакимияте, минем урынбасаралар тарафыннан зур эш башкарыла», – дип сөйләде Рәмис Сәфиуллов.

Ул контракт төзергә теләүчеләр белән шәхсән күрешүен дә әйтте.

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tates-raiony-baslygy-min-respublikadan-xarbi-operaciyada-katnaskan-berdanber-baslyk-5877793

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамис Сафиуллов #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ