Тәтештә Россия студентлары көне уңаеннан 20нән 24 гыйнварга кадәр “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды.
(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Үткәрелә торган акция кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре районның урта махсус уку йортлары студентлары өчен экскурсия оештырды.
Кунаклар хезмәт эшчәнлеге һәм кизү часте, тикшерү, сорау алу, штаб һәм башкалар кебек, шундый полиция подразделениеләре белән кызыксынып танышты.
Полиция җитәкчелеге вәкилләре кораллар һәм кирәк-яраклар күргәзмәсен күрсәтте. Егет-кызлар хокук тәртибен саклаучылар тәэмин ителгән һәм гражданнарның гомерен саклаучы заманча коралларны игътибар белән карады.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хокук тәртибен тотып тору мәсьәләләренә битараф булмаган студентлар актив гражданлык позициясе белән шулай ук ирекле халык дружинасына керә алуларын белде. Кайбер яшьләр үзләренең киләчәген Тәтеш полициясе сафларында хезмәт итү белән бәйләргә вәгъдә итте.
Нет комментариев