Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Һәрбер ярышларга яңача әзерләнәм”

Тәтештәге стендка ату мәктәбендә тәрбияләнүче Игнат Рыжов ике ел элек спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде.

(Тәтеш, 17 ноябрь, Тәтеш таңнары). Игнат Жуковода яши, Килдеш урта мәктәбендә 11нче сыйныфта укый һәм шулай да атнага ике-өч тап­кыр Тәтешкә стендка ату мәктәбенә дәресләргә килә. Ул анда 2011 елның 1 сентябреннән, олы апасы Ксения үрнәгендә йөри башлый. “Әти-әни, дөресрәге әти, безнең стендка ату белән шөгыльләнүебезнең инициаторы булып, моңа мөмкинлек тудырды. Ә аннары кызыксыну, спорт белән мавыгу башланды. Апамның уңышлары мине илһамландырды: ул шулай ук спорт мас­теры кандидаты нормативын үтәде. Светлана Демина, тренерым Виктор Филиппов һәм 2004 елдагы олимпия чемпионы Алексей Алипов минем өчен үрнәк булып торалар”, – дип уртаклаша үсмер. 

Игнатны күнегүләргә башта әтисе йөрткән. Кайчакларда кы­­енлыклар килеп ту­ган: дәресләр аның буш вакыты белән һәрвакытта да туры килмәгән. Хәзер егет Тәтешкә еш кына мөстәкыйль рәвештә автобус белән килә, быел бушлай йөрү мөмкинлеге дә барлык­ка килгән.

Берничә ел күнегүләрдән соң беренче бик шәп нәтиҗә 2014 елда Ватан сакчылары көненә багыш­ланган Татарстан Рес­публикасы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә җиңү була. Ә аннары Татарстан Чемпионатында, Росс­ия Кубогы этабында, Россия Беренчелегендә һәм стендка ату буенча спорт мәктәп­ләренең Бөтенроссия җәйге спартакиадасында призлы урыннар алу. Җиңүләрдән соңгы хис-кичерешләр хакында Игнат болай ди: “Әти-әнинең өметен аклаганыма, үземнең максатыма ирешә алуыма сөенәм”. Ләкин стендка атуда, теләсә кайсы башка спорт төрендәге кебек, билгеле булганча, җиңелүләр дә очрый. Үсмер моңа философ­ларча карый: “Уңышсызлыкларга мин сабак буларак карыйм. Бу камилләшергә һәм киләчәктә шундый ялгышлыклар җибәрмәскә  ярдәм итә”.

Без ярыш алдыннан спортчыларның кайвакытларда югары көчләрнең ярдәменә өметләнеп башкарган тылсымнары, гадәти аерым йола-тәртип­ләре хакында да сорадык. Әмма Игнат моңа шөбһә белән карый: һәрбер ярышларга яңача әзерләнә һәм бары тик үзенә генә ышана икән. 

Ул тормышын һичшиксез спорт белән бәйләргә – тренер булырга тели һәм ату стендында ныклыксыз һәм дисциплинасыз эшләп булмый дип саный. Игнат булмыйча тагын кем теләсә нинди һава торышында атнага берничә тапкыр никадәрле чакрым араны үтеп, куелган максатларга ничек ирешергә омтылырга кирәклеген  белер иде икән. Шуңа күрә аның барысы да һичшиксез тормышка ашачак!


Елена КАЛАШНИКОВА, фото Рыжовларның гаилә архивыннан    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев