Рөстәм Миңнеханов яңа автобусларның символик ачкычын Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.
(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”)
Федераль ярдәм белән республика 70 яңа мәктәп автобусы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобусларның символик ачкычларын районнарга тапшырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара республиканың Дәүләт Советы каршындагы мәйданда булды, символик ачкыч тапшыру тантанасында республика районнары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәп автобусларыннан башка булмый. Бүген республикада 800дән артык автобус эшли. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев