Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Россия 1 – Татарстан” каналында татарча тапшыруларның вакыты артачак

Телеканалда дүшәмбедән җомгага кадәр, һәр көнне бер сәгать дәвамында татарча тапшыру булачак.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). 4 марттан ДТРК “Татарстан” “Россия 1” каналында яңа тапшырулар челтәренә чыга. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына компаниянең директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтте.

Үзгәрешләр аркасында татар телле тапшырулар артачак. Көн саен иртәнге 9 сәгатьтә “Россия 1” каналында Чулпан Әмири һәм Батыр Харисов белән “Яңалыклар” тапшыруы чыгачак. 9:30 сәгатьтә яңалыкларны “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы алыштырачак. Яңалыклар мөһим вакыйгалар палитрасы булса, аннан соң була торган ярты сәгатьлек тапшыру – туры эфир студиясенә чакырылган кунаклар белән күңел ачу. Алар белән мавыктыргыч әңгәмәне тамашачылар яратып өлгергән алып баручылар Эльза Әхмәтҗанова, Фәннур Хәсәнов, Эльмира Нуруллина, Идел Кыямов алып барачак.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181849/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев