Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый
Көн темасы

Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән.

(Тәтеш, 19 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Дистанцион укуга күчү планы юк. Коронавирус сәбәпле, әлегә Россиядә мәктәпләрне күмәк ябу очраклары юк. Бүгенге көндә җитди куркыныч юк», — диде Сегей Кравцов.

Россия Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасын да кичектерергә җыенмый, диде министр.

Искәртеп үтәбез, Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән. Бу мәктәпләр дистанцион укуга күчкән.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/16-10-2020/rossiya-m-kt-pl-ren-distantsion-ukuga-k-cher-planlashtyrylmyy-5779329

фото: Татар-информ


Нет комментариев