Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәрвакытта үсештә

Узган елны Тәтеш автомәктәбе 60 еллык юбилеен билгеләп үтте: шушы вакыт эчендә 30 меңнән артык шофер әзерләп чыгарылган.

(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова (автор фотосы)). Автомәктәп начальнигы Александр Колсанов безгә уку йортына нигез салыну тарихы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

– Тәтеш автомәктәбе 1959 елның көзендә  үз эшчәнлеген автомотоклуб дигән исем астында рәсми рәвештә башлап җибәрә. Дөрес, 50нче еллар уртасында инде шәһәребездә шоферлар әзерләү буенча курслар ачылган була, дәресләр хәзерге вакытта “Авангард” гәҗите хезмәткәрләре эшли торган бинада узган. Автомотоклуб башта чиркәү корылмасына урнаштырыла, соңыннан бина төзелә, булачак шоферлар бүгенге вакытта да шунда укый. Александр Майоров беренче җитәкче була, Александр Дубков, Борис Гришин, Виктор Понедельников аның белән бергә башлангычта торган. Зиннур Фәрваз улы Габдуллин автомәктәпне саклау өчен бик күп эшләр башкарган. Укытучылар Василий Меркулов, Константин Плаксин, Аркадий Багров, Михаил Жадин, Владимир Васин, Григорий Головкин белгечләр укытуда зур өлеш керткән, аларның эшен Виктор Соколов, Николай Митяшов, Геннадий Борисов, Мингасим Каюмов һәм башкалар дәвам итә.
  
– Александр Геннадьевич, берничә дистә ел эчендә автомәктәп эшчәнлегендә нәрсәләр үзгәрде?
– Элек курсантларның күпчелеге – йөк автотранспортын йөртергә укыды, бүгенге көндә инде 80 проценты – җиңел машиналарны йөртергә. Элек автомобиль җайланмасына күп игътибар бүлеп бирелде, чөнки шоферларга узеллар һәм механизмнарны ремонтлау белән барыннан да ешрак үзләренә шөгыльләнергә туры килде. Бүгенге көндә ремонтлауны автоүзәк, сервис белгечләре тормышка ашыра. Заманча укыту вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә, машина йөртә белүгә басым ясала, чөнки хәрәкәтнең киеренкелеге шактый артты. Бүген без арткы приводлыга түгел, бары тик алгы приводлы машинага гына укытабыз. Контингент та алышынды: әгәр элек машина йөртергә ир-егетләр генә өстенлек бирсә, бүгенге көндә инде укучыларның яртысы – хатын-­кызлар.

– Узган ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар нинди?
– Мәктәп юбилей елын яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. 486 шофер әзерләнде. Безнең җитәкчелек ватанпәрвәрлек тәрбияләү буенча эшләрне активлаштыруга зур игътибар бүлеп бирә. Автомәктәп уку йортлары белән бергәләп чаралар үткәрә, шәһәр мәктәпләре, “Форпост” үзәге, “Батырлык” патриотик клубы белән бергәлектә эшли.
Техник алгарышның яңа тәэсире, искергән һәм югалып бара торган һөнәрләрне яңалар белән алыштыру безгә алдынгылыкта бару мөмкинлеген бирә. Укыту системасын камилләштерү, тагын да квалификациялерәк кадрлар сайлап алу буенча һәрчак чаралар куллану зарур. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X