Олы Тархан урта мәктәбенә һәрвакытта барасы һәм файдалы, кызыклы тормыш эченә чумасы килә.
(Тәтеш, 2 декабрь, "Тәтеш таңнары, Динә Мансурова, Гөлфия Шәмсетдинова фотосы ). Район укытучылары да шушы араларда булып узган директорларның уку эшләре буенча урынбасарлары семинарын җылы кабул итүләре, иҗади рух, ачыктан-ачык аралашучан булуын билгеләп үтте. “Биредә үз алымнары, күмәк иҗат һәм аерым казанышлар чагыла”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Зиннурова, семинарны ачып. Оештыру осталыгы бусагадан ук сизелде: кунакларны мәктәп фойесында мәктәп гәҗитенең кызыксынучан журналистлары көтеп тора иде. Мәктәпнең яшь хуҗалары кунакларны үзләренең туган телләрендә һәм чит телдә: инглиз һәм немецча сәламләде. Фоторепортаж мәктәпнең никадәрле матур, уңайлы, иркен һәм яхшы җиһазлануын күрсәтте. Мәктәп директорының урынбасары Гөлүсәр Ногуманова балалар һәм укытучыларның искиткеч казанышлары турында сөйләде.
Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев “Идеяләр ярминкәсе”ндә чын сәүдәгәр ролендә “товарлар” – яңа идеяләр сатуны оештырган. Һәр катнашучы үзенең аерым бер үзенчәлекле “товарын” тәкъдим итте. “Әгәр һәркем бер алма белән алышынса, һәркайсының берәр алмасы була, ә әгәр без идеяләр белән алмашсак, безнең 15-20 идея була, аларның безгә укыту-тәрбия эшчәнлегендә кирәге чыгачак”, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры.
Үсеш ноктасы объектларында булган вакытта беркем дә үзенең соклануын яшереп кала алмады: квадрокоптерлар, робот техникасы... Балалар инде яңалыкларны үзләштергәннәр һәм аларны җиңел генә башкаралар. Ә шахмат классына барлык 116 укучы да йөри.
Семинарны оештыручылар хәтта дәресләргә керүне дә, бу барлык семинарларда да матур гадәт буенча шулай, башка төрлечә төзегәннәр. Завучлар билгеле бер төр буенча: хронология, структура, тәртип, аспект дәресләрен анализлау биремен алды. Математика укытучысы Лидия Савельчева белән инглиз теле укытучысы Гөлия Солтанова мастер-класслар күрсәтте.
Киләчәктәге укучы нинди булачагы турында “түгәрәк өстәл” янында фикер алыштылар. Мәктәп активистлары Виктория Пелькина, Катерина Саймуллина, Сергей Егоров, Гөлнара Дәминова, Булат Абдрахманов әңгәмәгә чакырылган иде. Алар киләсе көн укучысын үз күзаллаулары буенча ничек итеп күрә алулары турындагы фаразлары белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар киләчәктә компетенцияләргә ия, тормышка әзерлекле булу, күп төрләрдән ирекле сайлап алу, мөстәкыйльлек өстенлекле булачак, дигән нәтиҗәгә килде.
Нет комментариев