Олы Тархан урта мәктәбе укучылары яңа, заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшлиләр, квадрокоптер белән идарә итәләр, робот техникасы белән шөгыльләнәләр, шахмат белән мавыгалар, киемнәр тегәләр һәм аларны күрсәтү чаралары уздыралар, үзләренең мөстәкыйль медиаэшләнмәләрен булдыралар.
Олы Тархан урта мәктәбендә “Яхшы җитәкче-новатор башлап йөрүендә “Үсеш ноктасы”ннан алып үсеш территориясенә кадәр” дигән темага мәктәп директорларының район семинары булып узды.
Район мәктәпләре директорларын белем учреждениесенә керү юлында квадрокоптер тавышы җәлеп итте, медиамәктәп вәкилләре күңелле аралашу һәм яңа ачышлар теләделәр, ә мәктәп директоры Расих Шагаев кунакларны сәламләп, аларга аерым саклану әйберләрен тәкъдим итте һәм бинага керергә чакырды. Педагогларны актлар залында мәктәп укучылары, укытучылар каршы алды, алар матур теләкләр белдереп, һәркемгә балчыктан ясалган Тархан мәчесе сурәтен бүләк иттеләр, истәлеккә фотога төштеләр.
“Без күп дәресләр, чаралар карыйбыз, аларга нәтиҗә ясыйбыз, әмма моның белән беррәттән – директор буларак, безнең роль нинди, без нәрсә һәм нинди дәрәҗәдә шөгыльләнергә, иртәгә без нинди булырга тиеш дигән мөһим мәсьәлә дә игътибарыбыздан читтә калмый. Сезгә үзебезнең хакта, идарә хезмәткәрләре вакыт сулышына тәңгәл киләме, безгә үзгәрергә кирәкмиме икәнлеге турында сөйләшергә тәкъдим итәм”, – диде семинарны оештырып-күрсәтүче Расих Шагаев, чарага карата мөһим фикерләрен белдереп. Әңгәмә барышында ул коллектив җитәкчесез эшли аламы, директор нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауларны бирде. Экспертлар үзләренең уй-тәкъдимнәрен аңлаешлы итеп әйтеп бирделәр, шулардан иң әһәмиятлесе – коллективта җитәкче кирәк, ул намуслы булырга, төп максатлар куярга һәм аларга ирешергә, заман белән бер адымда атларга, үзенең хезмәттәшләре өчен үрнәк булырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды. Расих Шагаев кыскача йомгак ясап, болай диде : “Мәктәпнең тоткасы булган директор – ул каршылыкларны җиңеп чыгарга һәм мәктәп алдында торган бурычларны хәл итү юлларын табарга, инновация-идарә технологияләрен булдырырга һәм файдаланырга сәләтле иҗади шәхес, һәрдаим үз өстендә, аерым һәм шәхси сыйфатлары өстендә эшләүче, мәктәбенең киләчәк алгарышын берничә ел алда күзаллаучы шәхес, педагогия коллективын үз үрнәгендә илһамландыручы шәхес”.
Расих Интал улының “Коммуникатив культура: җитәкченең коммуникацияләр һәм коммуникатив компетенцияләр төрләре һәм алымнары” темасы буенча хезмәттәшләре белән үзенең күп еллык тәҗрибәсен уртаклашуга корылган доклады кызыксындыручан һәм мәгълүмати яктан бай булды.
Семинарның гамәли өлешендә педагогларга мастер-класслар күрсәтелде. Укытучы Җәүдәт Рәхмәтуллин информатика бүлмәсендә цифрлы җайланмаларның мөмкинлекләрен бәян итте, алар берничә фән буенча файдаланыла, музыка дәресендә директорлар корпусы интерактив такталарны куллану белән таныштылар. Рәсем сәнгате укытучысы Фәния Рәхмәтуллина “Зур тәнәфес” дигән мәктәп гәҗитенең чыгарылышын карарга тәкъдим итеп, мәктәп гәҗите – ватанпәрвәрлекне тәрбияләү, актив гражданлык карашын булдыру чарасы, шулай ук укуга кызыксынуны арттыру ысулы, дип билгеләп үтте. Укытучылар Евгений Миронов белән Резидә Солтанова шахмат буенча ял итү зонасында балаларның шахматны яратып уйнаулары турында сөйләде. “Баштарак безнең бурыч алдынгылар белән эшләү иде, әмма без шахматка барлык балаларны да җәлеп итәргә булдык, һәм ел дәвамында укучыларның 100 проценты да уйнады, алар чемпионнар булмасалар да, уйный беләләр”, – дип уртаклашты мәктәп директоры. Укучылар тормыш иминлеге нигезләре бүлмәсендә укытучы Равил Бускин белән бергә манекеннарны кулланып, зыян күрүчегә табиб килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне күрсәттеләр, ә теләге булганнар үзләренең кан басымын белә алды. Кунакларны шулай ук робот техникалары һәм квадрокоптер җайланмасы кызыксындырды. Мәктәп укучылары теккән татар халкының милли киемнәрен күрсәтү мизгелләре кунаклар өчен матур бүләк булды. Укучылар җыелучыларның алкышлары астында гаҗәеп килешле һәм күз явын алырлык киемнәрдән очып әйләнделәр.

Расих Шагаев утырышның пленар өлешендә коллективның тәҗрибә алмашу өчен хезмәттәшлеккә һәм башка мәктәпләрдәге укучыларны бик теләп каршыларга әзер булуларын белдерде. “Үсеш ноктасы” – 50 процент, калганы – безнең иҗат, – диде ул. – Һәм биредә директорның роле зур әһәмияткә ия, ул үзенең күзаллавын белдерергә, юнәлеш бирә белергә тиеш, кайбер идеяларны тормышка ашыруда әллә ни авырлыклар юк, бу сезнең шулай ук уңышлы килеп чыгарга мөмкин”. Районның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина чарага нәтиҗә ясап, болай диде: “Олы Тархан мәктәбе үсеш территориясе, көндәшлеккә сәләтле үсеш, балаларны олы тормышка әзерләүче булып тора. Райондагы барлык мәктәпләрдә зур күләмдәге эшләр алып барыла, һәр мәктәпнең үзенә хас үзенчәлеге барлыгына ышанам. Расих Интал улы, Олы Тархан мәктәбендә сезнең игътибарлы җитәкчелек белән бик күп юнәлешләр колачланган. Директор үсешкә омтылганда, яңа идеялар белән янып эшләгәндә, мәктәптәге бөтен коллектив та үсеш юлы буенча китәчәк. Педагогларның көндәлек хезмәте күренүен билгеләп үтәсе килә. Шундый югары дәрәҗәдәге чаралар уздыру, һәркемгә дә үзенең хезмәтен күздән кичерү мөмкинлеген бирә”.
Нет комментариев