Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шоферларга ярдәм

Дәүләт хезмәтләре сайты аша шоферлык таныклыгын алыштыру аны алу тәртибен шактый җиңелләштерә.

(Тәтеш, 24 март, "Тәтеш таңнары"). Алыштыру өчен сәбәпләр: гамәлдән чыгу вакыты; фамилия, исем, әтисенең исеме алышыну; яңа категорияләр ачу; шоферлык танык­лыгын югалту; шоферлык таныклыгына зыян китерү.
Өстенлекләре: 
дәүләт хезмәтләре сайты ярдәмендә чиратта басып тору зарурилыгы юк; 
шофер үзенә уңайлы теләсә нинди вакытта электрон төрдә гариза яза ала; 
билгеләнгән дәүләт пошлинасын түләү мөмкинлеге (өстәвенә 2019 елда пошлинаны дәүләт хезмәтләре аша түләүче барлык гражданнар өчен ташлама гамәлдә).

Теркәлгән вакытта күрсәтелгән “Шәхси кабинет”ка һәм электрон почтага 1-2 көн дәвамында адрес белән ЮХИДИга килү вакыты расланган хәбәр килә. ЮХИДИга күрсәтелгән вакытта бару зарур. Үзең белән паспорт; медицина белешмәсе; түләү квитанциясе; иске шоферлык таныклыгы (булган очракта) булу шарт. 

Гамәлдә булмаган шоферлык таныклыгы белән транспорт йөрткән өчен 5000нән алып 15000 сумга кадәр штраф (РФ Административ хокук бозу кодексының 12.7нче маддәсе 1нче өлеше) һәм транспортыгыз махсус тукталышка куелу (РФ Административ хокук бозу кодексының 27.13нче маддәсе 1нче өлеше) каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев