Шәһәребезне төзекләндерү буенча алга таба яхшы адымнар ясалды
Көн темасы

Шәһәребезне төзекләндерү буенча алга таба яхшы адымнар ясалды

Тәтеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев 2019 елда шәһәрне төзекләндерү буенча эшләргә йомгак ясады.

(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”).

Шәһәр башкарма комитеты эше турында

Без район башлыгы ­Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә, республика һәм тәтешлеләр ярдәме белән, шәһәребезне төзкләндерү буенча алга таба яхшы адымнар ясадык, дип саныйм – моны барысы да күрә. Киләчәктә тагын ике тапкыр күбрәк эшлисе бар әле, әлбәттә. Мин башкарылган эшләрнең һәр күренешенә тулырак тукталам. Ләкин шунысын билгеләп үтәсе килә, планлаштырылган эшләрдән тыш, без гражданнарның язмача мөрәҗәгатен яктырт­кан мәсьәләләрне көндәлек тәртиптә хәл итәбез, ә шәһәр башкарма комитетына алар 2019 елда 208 тапшырылды, гамәлдәге закон нигезендә барысына да җаваплар бирелде. Шәһәр башкарма комитеты белгечләре тарафыннан үткән елда 1793 белешмә һәм язма кәгазь бирелде.

Тротуарлар, юллар, ял зоналарын төзекләндерү  хакында
Тәтешне төзекләндерү буенча эшләү төрләренең исемлеге зур. Бу җыештыру, яшелләндерү, муниципаль берәмлекләр территория­ләрен яктырту, юлларны карап тоту һәм башкалар.

Шулай итеп, муниципаль юл фонды һәм республика программасы акчасы хисабына үткән елда Свердлов һәм Горький урамнарының бер өлешенә тротуарлар, Некрасов, Космонавтлар, Боголюбов, Табиб Соколовлар, Разин, Юбилейдан алып Проект тык­рыгы урамнары буйлап юллар төзелде. Осипенко, Бакча, Ворошилов, Октябрьгә 50 ел, Чернышевский, Киров, Тынычлык, Зур Троицк, Маркс урамнары буйлап асфальт түшәлде. Куприянов, Гагарин, Төньяк, Людоговка, Табиб Соколовлар, Горький, Май, Елгачылар урамнарына, төзелә торган зират юлына вак таш-ком катнашмалы юллар ясалды. 
Без күп фатирлы йортларның ишегалларын асфальтлау буенча эшләрне дәвам иттек – Көньяк, Мәктәп, Җәлил, Гагарин, Ирек мәйданы, Камай, Тәтешкә 200 ел, Төньяк урамнарындагы 9600 квадрат метр ише­галды асфальтланды. 

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бүлеп бирелгән өстәмә акча хисабына архив, типография, кафе һәм балыкчылык музее янәшәсенә, Ленин урамындагы кафе янәшәсенә, пенсия фонды янына, район суды янәшәсенә, шулай ук тагын унлап урамга юллар ясалды. 

Район җитәкчелеге ярдә­мендә былтыр Тәтештә кыс­ка вакыт эчендә мөһим социаль объект – җәмәгать мунчасы төзелде.

2019 елда шәһәр буасын төзекләндерүне тәмамалдык, ул биредә яшәүчеләр һәм кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Шәһәр буасының җәмәгатьчелек территориясен тантаналы­ ачу 2020 елның июленә планлаштырылган.
Капиталь ремонтлауның тө­бәк программасы буенча 2019 елда Свердлов – 136, 142, Төньяк – 6, Камай – 5 урамнарындагы күп катлы йортлар 10 895 635,90 сумга ремонтланды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын оештыру өчен

Шәһәребездә яшәүчеләр өчен бу төзекләндерүдән соң, көн кадагындагы мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Өстәмә җәяүле ки­чүләре, тамгалар һәм светофорлар кирәклеген аңлыйм. Һәм аны системалы хәл итәргә кирәк, әлбәттә, хәзер без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Юл-транспорт фаҗигаләре санын киметү өчен 2019 елда муниципалитет акчасы хисабына “Сабый” балалар бакчасы янына коймалар һәм кояш батареясендә яктылык сирпеп торучы юл тамгалары урнаштырылды. Шәһәр мәктәпләре, кадет мәктәп-интернаты, “Әкият” һәм “Башаккай” балалар бакчалары белән янәшәдә юл тамгалары урнашты­рылды, юл билгеләре ясалды. Тәтештәге 1нче урта мәктәп янына 2 кисәтү светофоры урнаштырылды, шулай ук “Әкият” һәм Тәтештәге 2нче урта мәктәп яны ике ясалма юл тигезсезлеге белән җиһазландырылды. Шәһәрдә 500 квадрат метр мәйданда юл чокырлары ремонтланды.

 “Тәтеш” МПП” МУП кү­ләмле зур эшләр башкара
Шимбә өмәләрендә МУП хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елда 300 куб метрдан артык  чүп-чар чыгарылды. 2019 елның кышкы вакытларында 30 мең тонна кар җыелды һәм түгелде, 365 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 30 тонна чиста ком әзерләнде. 2019 елда алар тарафыннан шәһәр буенча 6780 чәчәк утыртылды, 3120 квадрат метр төргәкле газон үләне җәелде, паркта 1  гектарга якын газон үләне чәчелде. Күләмле зур эш  башкарылды, МУП коллективы тырыша, алар хезмәтенә кайчакларда дәлилсез дәгъ­валар белдерелүе күңелне рәнҗетә.

Шәһәрне яшелләндерү
Икенче бер мөһим бурыч – бу куркыныч тудыра торган агачларны кисү. Шәһәрлеләр гаризасы һәм районның махсус оешма хезмәтләре белән килешенү буенча быел 55 агач киселде һәм ташылды. Башка ягы – ул җәмәгатьчелек урыннарына агачлар һәм башка төрдәге яшеллекләр утыр­ту. Тәтештә яз һәм көз фасылларында барлыгы 400гә якын агач үсентесе, 150гә якын биек үсә торган агачлар (чыршы, савыр) утыртылды, шул исәптән 100 данә исәбендә савыр үсентесе, нәкъ тә менә төньяк Смарагды савырының 70 үсентесе һәм төньяк шарсыман Вудварди савырының 30 үсентесе сатып алынды һәм утыртылды. 

 Чүп-чар җыю һәм утильләштерү турында
Көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгү мәсьәләсе һәр кешегә кагыла. ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 149, 13.03.2018)нигезендә, республика территориясендә төбәк операторларының ике зо­на – көнбатыш һәм көнчыгыш эшчәнлеге бил­­геләнде. “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” Идарә компаниясе” Төньяк зона буенча каты көнкүреш калдыклары мөрәҗәгате буенча төбәк операторы булып тора, Тәтеш районы аңа керә, эшләрне башкаручы – “Эко-Пром” предприятиесе. Аларның хезмәте чүп-чар җыюны һәм аны юк итүне күз уңында тота. Ә калдык­ларны туплау һәм тоту урыны җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Тәтештә узган елда Юбилей, Газчылар тыкрыгы, Мәктәп, Тукай, Елгачылар урамнарында  каты көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыклар төзелде. Әлеге юнәлештәге мәсьәләләрне һичшиксез хәл итәчәкбез.

Кешеләрнең гражданлык активлыгы турында
Кеше шәһәр тормышына пассив катнашучы яки “диван”  тәнкыйтьчесе  бу­ла алмый, дип саныйм. Моны аңлаучылар инде, территориаль иҗтима­гый­ үзи­дарә (ТИҮ) эше­нә алынды. “Көньяк”, “Үзәк”, “Төньяк”, “Көнбатыш”, “Садовод” ТИҮләр шәһәрне төзекләндерүдә үзләреннән өлеш кертә. Моннан тыш, “Татарстан Респуб­ликасының иң ях­шы ТИҮ” ел саен уза торган респуб­лика бәйгесендә актив катнашып, Тәтеш ТИҮләре акчалата грантлар ала, алар шу­лай ук шәһәрне төзеклән­дерү буенча чараларны тормышка ашыруга юнәлтелә. 

2019 елда отылган грантлар акчасына “Садовод” территориаль иҗтимагый үзидарә территория­сенә тро­туар ясалды, “Көнбатыш” ТИҮ территориясенә балаларга уен җайланмалары урнаш­тырылды, “Төньяк” ТИҮ микрорайондагы балалар мәйданчык­ларын коймалап алырга ниятли.

Үзара салым программасы ничек тормышка аша
Шәһәрдә 2016 елда уздырылган референдум нәтиҗәләре буенча җыелган, нәкъ тә менә 2017-2018 елларда барлык аукционнарны үткәргәннән соң икътисадтан алынганнар – бу 1 057 821,06 сум, үзара салым акчасын үзләштерү буенча эшләр 2019 елда дәвам иттерелде. 

Шулай ук 2018 елда үткәрелгән референдум нә­тиҗәләре буенча җыелган үзара салым акчасын үзләштерү буенча эшләр башланды. Референдум нә­­тиҗәләре буенча 2018 елда кешеләрдән 1 829 500 сум җыелган, әлеге суммага рес­публикадан 7 182 000 сум күләмендә финанслау булган, барлыгы – 9 011 500 сум. Җыелган акча, бюджет акчасы җитешмәү шартларында,  аеруча да җирле әһәмияттәге мәсьәлә­ләрне кешеләр өчен өлешчә финанслау­га хакыйки ал­ым­ булды. Тәтештә узган елда үзара салым ак­часына Свердлов һәм Горький урамнарына 408 545,53 сумга яктырткычлар ал­ыштырылды; “Көньяк” чиш­мәсенә 467 184 сумга яктырткычлар куелды; 
1 331 943,54 сумга яңа зират коймалап алынды; Мәктәп, Гагарин, Ханжин урамнарына 1 290 019,68 сумга балалар мәйдан­чыклары сатып алынды һәм урнаштырылды. Бүгенгесе көндә үзара салым акчасыннан калган сумма 6 571 628,31 сум тәшкил итә, моңа шәһәрне төзекләндерү дә­вам ­иттереләчәк.

Кешеләр белән үзара ярдәмләшеп эшләү
Мин үземә һәрвакытта һәр кешене тыңлау һәм ишетү, нәтиҗәләр ясау, тәтеш­леләр белән бергә “риза” һәм “каршы” булуларның барысын да үлчәп эш итү, кулай ягын табу бурычын куям. 

Бездә актив гражданнар командасы барлык­ка килүе бик яхшы, алар киләләр һәм үз идея­ләрен тәкъдим итәләр, мәгънәле тәнкыйть­ләрен әйтәләр, һәрбер тәтеш­ленең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән үз тәкъдимнәрен ­күрсәтәләр. 

Тә­тештә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча эшләр берсүзсез дәвам итәчәк, ә аларның сыйфаты тагын да  яхшырачак.

Якын араларда “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә без Тәтештәге берни­чә күп фатирлы йортлар­ның ишегалларын ре­­монт­лар­га планлаштырабыз. 
Ишегалларын төзекләндергән вакытта без шә­һәр­леләрнең әһәмиятле фикерләрен һичшиксез ише­тәчәкбез һәм алар ки­ңәшенә таянып  эш алып барачакбыз. 

 


Нет комментариев