Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары"). Бүген, 10 март, Татарстан территориясендә һәм Тәтеш районында томан төшүе ихтимал.Иртән юлларда бозлавык була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
10 мартта төнлә һава температурасы якынча нульгә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук яңгыр явуы көтелә.
Нет комментариев