Сәхнәдә – яшь талантлар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Йолдызлык” фестивале хәрәкәте республиканың мәдәни офыгына яңадан-яңа йолдызлар кабызып, елдан-ел киңәя баруын билгеләп үтү сөендерә”
(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотолары) ). Тәтеш мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат, җыр һәм бию бәйрәме – “Йолдызлык-2019”
яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район этабы гала-концерты булып узды.
Әлеге вакыйганы бәйгедә җитди сайлап алу узган күп сандагы яшь катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм шәһәр кешеләре – музыка, бию сәнгатен яратучылар, түземсезләнеп көтеп алдылар.
Фестивальнең район этабында финалга чыгучыларның күбесен инде чын-чынлап артистлар дип әйтеп булуга карамастан, алар чыгыш ясар алдыннан берникадәр дулкынландылар, чөнки зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгулары. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар тамашачылар күңелендә озак сакланырлык үзенчәлекле номерлар тәкъдим иттеләр.
Сабыйлар дәртле көйләр астында танылган мультфильмнан шаян миньонга, наян күбәләк кортына әверелделәр, халыкчан һәм заманча биюләрне тәэсирләндергеч, матур итеп башкардылар, ә конферансьелар танылган сүз осталарын да уздырып җибәрделәр дияргә була. Яшь җырчылар да сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоттылар, аларның репертуарында татар, рус, чуаш, мордва һәм хәтта төрек телләрендәге моңлы көйләр яңгырады.
“Бүген без сәләтле балаларны, аларның әти-әниләренең, тәрбиячеләренең һәм педагогларының тырыш хезмәттәшлектә эшләү нәтиҗәсен күрдек. Фестиваль ярдәмендә яңа талантлар ачыла”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Әмма бәйге ни әйтсәң дә бәйге инде ул, шуңа күрә концерт программасы кысаларында “Вокал-соло”, “Конферанс”, “Хореография” һәм “Вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә төрле яшь төркемендә финалга чыгучылар билгеләп үтелде. Беренче урын алган башкаручылар һәм иҗат коллективлары районыбызны “Йолдызлык-2019” эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең зона этабында тәкъдим итәчәкләр.
Аксеновлар Ульяннан Тәтеш шәһәренә күченгәннән бирле мәдәни, иҗади чараларны калдырмаска тырышалар һәм билетларны һәрчак беренче рәттән алалар икән.
“Сез беләсезме, минем өчен бу бәйге түгел, мин балаларга бәя куймыйм, аларны инде сәхнәгә чыкканнары өчен генә дә яратам. Аларның чыгышларыннан шулхәтле җылылык бөркелә!” – дип уртаклашты Зинаида Дмитриевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев