Сәхнәдә – яшь йолдызчыклар
Тәтеш районы авылларында сайлап алу турларыннан һәм район мәдәният йорты сәхнәсендә узган финалдан соң гала-концерт булды.
(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»). Музыка, актерлык осталыгы һәм иҗат бәйрәме: район мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Йолдызлык – 2021” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.
Тәтеш районы авылларында сайлап алу турларыннан һәм район мәдәният йорты
сәхнәсендә узган финалдан соң гала-концерт булды.
Жюри алдында катлаулы бурыч торды, дүрт номинациядә иң яхшыларны сайлап алу җиңелләрдән булмады: “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Конферанс” һәм “Хореография”, аларның һәркайсында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр.
– Балалар иҗаты – ул бәһасез байлык. Яшь артистларның казанышлары артында балаларның үзләре, аларның әти-әниләре һәм остазларының хезмәте тора, – диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
– Бүген бу сәхнәдә балалар тынычлык, татулык һәм дуслыкны күрсәтәләр, бу Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча кыйммәт. Без бүген сезнең белән талантлар йолдызлыгы гына түгел, ә йолдызларның бөтен күген күрәбез, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
– Һәр бала үзенчә уникаль, талантлы. Без барыбыз да аларның осталыкларына сокланабыз, аның нәтиҗәсе – ата-аналар һәм педагоглар эше. Балаларны чыгышка әзерләү, сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясау өчен психологик яктан әзерләү җиңел түгел, – диде гала-концерт ахырында район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм яшь артистларны “Йолдызлык – 2021” эстрада сәнгате фестиваленең район этабында җиңү белән котлады.
Концертта катнашучылар арасында күптән чыгыш ясаучы артистлар да, әлегә беркемгә дә билгесез башкаручылар да бар иде. Әмма аларның һәркайсы тамашачыны таң калдырды.
– Мин гала-концерттан бик канәгать! Безнең районда талантлы кешеләр яшәвенә тагын бер кат инандым. Педагогларның һәм оештыручыларның профессиональлеген билгеләп үтәсе килә. Концерт республикабызның бөтен матурлыгын, күп милләтле булуын күрсәтте. Чын йолдызлар парады! – дип уртаклашты тәтешле Наталия Крупина.
Гала-концертта катнашучыларның барысы да фестиваль дипломнары һәм район башлыгы, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләре исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне киләсе этап – “Йолдызлык – 2021” эстрада сәнгате фестиваленең зона турында катнашу көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев